В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында «Казан волонтеры» билгесен гамәлгә куячаклар һәм гуманитар оешмалар советы сайтын эшләтеп җибәрделәр
Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен булдырылган гуманитар оешмалар советы порталы эшли башлады. Анда шәһәрнең намуслы гуманитар оешмалары турында мәгълүмат бар – бу реестрга фронтка ярдәм итәргә теләүчеләр ориентирлаша ала. Казан шәһәре думасының якындагы сессиясенә «Казан волонтеры» мактаулы билгесен гамәлгә кую мәсьәләсе чыгарылачак. Моннан тыш, фондларга сугышчылар өчен сублимацияле аш-су әзерләү өчен азык-төлек китерү җайга салынган. Бу һәм башка мәсьәләләр кичә 179 нчы гимназиядә узган МХО катнашучыларына ярдәм итү буенча координация советы утырышында каралды. Утырышны Казан мэры Илсур Метшин үткәрде.
Гуманитар оешмаларның чираттагы Координацион советы утырышында Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, хәрби операция башыннан Казан мэриясе МХО катнашучыларына һәм яңа регионнарга гуманитар ярдәм күрсәтүнең 70 партиясен җибәргән. Аңа техника, төзелеш материаллары, медикаментлар, азык-төлек продуктлары, кием-салым һәм беренче кирәкле товарлар кергән. Күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы, шул исәптән, МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү чараларын да кертеп, 2,7 млрд сумнан артып китә.
«Сәнәгать предприятиеләренә, эре, урта, кече бизнеска һәм барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә, алар йөрәк кушуы буенча беренче көннәрдән үк МХОга ярдәм итәләр. Сезнең эшегез һәм көрәшчеләребезгә армый-талмый ярдәм итүегез өчен рәхмәт сезгә. Совет әгъзалары буларак, сезнең һәркайсыгыз бу эштә актив катнаша һәм үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Бу бик зур эш. Без, үз чиратыбызда, мөмкинлекләребез булган саен, сезгә тиешле ярдәмне күрсәтергә тырышабыз. Әмма кулны пульста тоту өчен, барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булу өчен – вакыт үзгәрә, һәм яңа сораулар туа – мин безнең үзара хезмәттәшлек турында фикер алышырга, нинди ярдәм күрсәтелә һәм тагын нинди кирәк булуы турында сөйләшер өчен җыелуыбызны сорадым», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Совет эшчәнлегенә соңгы айда Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алеев кыскача йомгак ясады.
Шулай итеп, волонтерлар Казан мэрына мөрәҗәгать иткәннән соң, ай саен 250 кг тавык ите һәм 100 кг бәрәңге һәм яшелчә җибәрү җайга салынды – продуктлар сугышчылар өчен сублимировкалы аш әзерләү өчен кирәк. Алеев билгеләп үткәнчә, гаризалар күп керә һәм продуктларны бүлеп бирү шулай ук арттырылачак.
Даими рәвештә гуманитар йөкне китерү өчен фондларга транспорт бирелә, аерым алганда, алты фура һәм бер «Газель» эшкә җәлеп ителгән, 1,5 мең литр дизель ягулыгы бирелгән. Маскировка челтәрләрен әзерләү өчен материаллар өчен түләү башланды – мондый үтенеч белән элегрәк фондларның берсе мөрәҗәгать итте.
Алеев шулай ук хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән гуманитар оешмалар советы сайты эшли башлады. Анда намуслы гуманитар оешмалар реестры, аларның эшчәнлеге турында һәм контактлы мәгълүмат урнаштырылган. Фронтка ярдәм итәргә теләүчеләр әлеге реестрга таяна алалар.
Шулай ук сайтта акчаны ничек иганә итү яки кирәкле товарларны оешма аша хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә тапшыру турында мәгълүмат табарга мөмкин. Төрле әйберләр, маскировка челтәрләре һәм яралыларны эвакуацияләү өчен техник чаралар әзерләүдә катнашырга мөмкин. Портал кире элемтә мәйданчыгы булачак: биредә шәһәр халкыннан сораулар тиз арада кабул ителәчәк. Көн саен белгечләр гуманитар ярдәм һәм координация советы эшчәнлегенең барлык аспектлары буенча консультацияләр бирәчәк.
Тагын бер яңалык – «Казан волонтеры» мактау билгесе кабул итү турындагы карар, аның белән гуманитар хәрәкәтнең иң актив катнашучылары бүләкләнәчәк. Илсур Метшин Казан шәһәре думасының якындагы сессиясенә билге раслауны чыгарырга кушты. «Волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм итәргә кирәк», – диде ул.
Аннары координация советында катнашучылар агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. «Ценим жизнь» АНБО җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин Казан мэры Илсур Метшинга ДОСААФ волонтерларын укыту өчен яңа ачык мәйданчык бүлеп бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, яралыларга ярдәм күрсәтү һәм үз-үзләрен яклау зонасына китүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча әзерлек үтәргә теләүчеләр саны арта. Узган ел 600 кеше укыган, ә агымдагы елның гыйнварыннан мартына кадәр 300 дән артык кеше белем алган, шул ук вакытта мондый күләмдә сыйфатлы әзерлек өчен мәйданнар җитәрлек түгел. Илсур Метшин туры килерлек мәйданчык табарга кушты. «Сезнең эш бик мөһим, – дип ассызыклады мэр. – Сез билгеләп үткәнчә, үткән укучылар арасында шәхси составны югалту дәрәҗәсе түбән. Коткарылган һәм сакланган тормыш – ул кешедә булырга мөмкин иң кыйммәтле әйбер».
«Чик сакчылары берлеге» ТИО идарәсе рәисе урынбасары Айрат Абдуллин бөтен республика буенча балаларны патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнүче күчмә музей турында сөйләде. Анда хәрби экспонатлар белән тулган ике сәгатьлек мультимедиа программа формалаштырылган. Айрат Абдуллин Илсур Метшинга музейны стационар итү өчен бина бирүне сорап мөрәҗәгать итте. «Ремонт белән ярдәм итәрбез», – дип җавап бирде Казан мэры.
Утырыш азагында Илсур Метшин, сентябрьдә, Казан шәһәр думасына сайлауларда халык сайланучылары арасында координация советы әгъзалары барлыгын әйтеп узды, ә атап әйткәндә: Казан хәрби-диңгез көчләре Координация советы рәисе, ТР буенча «Десантниклар берлеге2 төбәкара иҗтимагый оешмасы бүлеге рәисе Юрий Суворов һәм «Җиңү өчен! Казан» Евгений Коцарь.
Шәһәр башлыгы советта катнашучыларга сугышчыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук җыелыш кысаларында яңгыраган барлык мәсьәләләрне һәм үтенечләрне хәл итәргә вәгъдә итте. «Шуңа җыенабыз да. Сугышны җиңү өчен окоплар буйлап йөрергә кирәк. Йөрүегез өчен рәхмәт, һәм доклад ясыйсыз, безнең дәрәҗәгә тәкъдимнәр җиткерәсез», – диде Казан мэры хәйрия фондлары җитәкчеләренә.
Моннан тыш, Илсур Метшин 179 нчы гимназиянең иң зур мәктәп музейларының берсендә булды. Мэрга Бөек Ватан сугышына багышланган ике зал, шулай ук махсус хәрби операция залын күрсәттеләр. Экскурсия азагында шәһәр башлыгы укучыларга мөхтәрәм кунаклар китабында хат калдырды.
«Интерактив музейга баргач, без зур тәэсирләр астында калдык. Анда син якыннарың язмышы аша барлык хис-кичерешләрне кичерәсең. Сугыш узган Советлар Союзының бер генә гаиләсе дә юк, шуңа күрә бу йөрәкләрдә бик нык яңгырый. Илебезнең киләчәге – ул безнең балалар. Балаларны патриотик тәрбияләү белем бирү кебек үк мөһим өлеш булып тора», – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Казан мэры.
Утырышта советның беренче урынбасары, «Ценим жизнь» хәйрия оешмасы җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин; социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова; хәрби хезмәткәрләргә, «Җинү өчен! Казан» рәисе Евгения Коцарь; «За мирное небо» БФ рәисе Тимур Эткеев; «На Максимова» волонтерлык гуманитар пункты җитәкчесе Алсу Фазуллина; башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алеев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров катнаштылар
Исегезгә төшерәбез, гуманитар оешмаларның Координация советын төзү идеясе узган ел ахырында «Казань за СВОих» форумында тәкъдим ителде һәм шәһәр мэры тарафыннан хупланды. Мэр катнашында соңгы утырышларның берсе агымдагы елның февралендә булды.