Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2019, 17:27

И.Метшин Дурбанда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия советы утырышын уздырды

Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлегенең киләсе очрашуы 26-нчы июньдә Якутск шәһәрендә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты, Казан Мэры Илсур Метшин берләшмәнең төбәк советы утырышын уздырды. Көн тәртибенә 2018-2019 елларда бүлек эшчәнлеге турында хисап, Бөтендөнья советы һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Башкарма бюросы составына Евразия бүлегеннән кандидатуралар буенча тәкъдимнәр, төбәк бүлеге Советының киләсе утырышын уздыру урынына һәм срокларына кагылышлы мәсьәләләр һәм башкалар кертелде.

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең бөтендөнья бүлегендә һәм төбәк бүлегендә сайлау позицияләренә кандидатлар буенча фикер алышу барышында Илсур Метшин Евразия бүлегенең җаваплы юнәлешләрне нәтиҗәле эшләргә һәм үстерергә әзер булуын билгеләде. «Без монда нәрсә таләп ителүен беләбез һәм эшли алабыз», - дип ассызыклады ул.

Евразия бүлегенең генераль секретаре Расих Сәгыйтов сөйләвенчә, хисап чоры бик бай булды – БМО Генераль ассамблеясендә, халыкара конгрессларда катнашу, шулай ук яңа шәһәрләрне - Екатеринбург, Калининград, Түбән Новгород, Омск, Төркмәнстан, Уфа - оешмага кушу. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Расих Сәгыйтов кандидатурасы янә Евразия бүлегенең Генераль секретаре вазыйфасында якындагы өч елга расланды.

«Зур эш башкарылды. Евразия тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Без дөрес юл сайладык - аны Россия, Казахстан шәһәрләре аша алга җибәрү. Бүген, һичшиксез, безне, шәһәрләрне ишетәләр дип әйтергә була, димәк, Евразия яхшы эшли», – дип билгеләде «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге вице-президенты, Әстерхан башлыгы Алена Губанова.

Моннан тыш, утырышта Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлегенең чираттагы очрашуын Якутск шәһәрендә 26-нчы июньдә үткәрү турында карар кабул ителде.

Утырыш «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» VI Бөтендөнья конгрессы кысаларында Көньяк Африка Дурбанында узды һәм Россия, Кыргызстан, Монголия, Молдавия, Абхазия, Казахстан шәһәрләреннән килгән делегацияләрнең 70-тән артык вәкилен берләштерде.

Исегезгә төшерәбез, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» конгрессы 11-15-нче ноябрьдә Дурбанда уза. Бөтендөнья җирле һәм төбәк лидерлары конгрессы өч елга бер тапкыр уздырыла, ул кече һәм зур шәһәрләрдән 3000-нән артык вәкилне үзенә җыя. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья Советы утырышында Совет әгъзалары составы яңартылачак.

Фоторепортаж
Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең Евразия советы утырышы, Дурбан (Көньяк Африка республикасы), 14.11.2019
Барлык яңалыклар