Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2025, 09:11

И.Метшин: «Казан зооботаника бакчасын төзекләндерүнең соңгы стадиясе турында күптән көтелгән карар кабул ителде»

Шәһәр башлыгы Казан зооботаника бакчасының иске өлешен төзекләндерү турында игълан итте

Татарстан башкаласында Россиядә иң борынгылардан булган Казан зооботаника бакчасының иске өлешен тулы төзекләндерү көтелә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Мөһим шәһәр объектын этаплап үзгәртеп кору турындагы карарны ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

«ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә шәһәрнең тарихи өлешендә төзелешкә һәм төзекләндерүгә гариза бирүче объектлар буенча күчмә киңәшмә узды, — дип хәбәр итте Илсур Метшин. — Казан зооботаника бакчасын төзекләндерүнең соңгы өлеше турында күптән көтелгән карар кабул ителде. Ул илдә иң борынгысы булып тора, һәм аны төзекләндерү этаплап булачак. Иң яхшы дөнья тәҗрибәләрен өйрәнү йөкләмәсе бар – Россиядә дә, аннан читтә дә. Без моны тормышка ашырырга ниятлибез. Төзелеш кысаларында яңа алымнар кулланылачак».

Илсур Метшин ассызыклаганча, төзекләндерү барышында зооботаника бакчасының тарихи мирасын саклауга аерым игътибар биреләчәк. «Зоопаркның төп байлыкларыннан берсе — Карл Фукс нигез салган оранжерея. Анда 160 тан 200 яшькәчә агачлар үсә. Бу чын хезмәт һәм тарихка сакчыл караш һәйкәле, ул күп гасырлар дәвамында кайгыртучан саклана», — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин шулай ук яңартылган зоопаркның үсеш потенциалына да игътибар итте. «Биләгән мәйданы буенча безнең зоопаркны Мәскәүнеке белән чагыштырырлык. Башкала зоопаркында аерым чараларда ярты миллионга кадәр кеше була», — дип сөйләде Илсур Метшин.

Тулысынча яңарту Казан зооботаника бакчасын сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгарырга, аның алыштыргысыз тарихи әһәмиятен саклап калырга, килүчеләр һәм анда яшәүчеләр өчен заманча шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Исегезгә төшерәбез, Казанда Казан зооботаника бакчасы директоры вазыйфасына конкурс игълан ителгән.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.06.2025
Видеорепортаж
09.06.2025 09:46
Казанда зоопарк директоры вазыйфасына конкурс игълан ителде

Барлык яңалыклар