Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2021, 09:31

И.Метшин сайлаулар нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясе утырышында катнашты

Мәскәүдә Дмитрий Медведев рәислегендә югары совет бюросы һәм партиянең генераль советының уртак утырышы узды.

Фото: er.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин югары совет бюросы һәм «Бердәм Россия» партиясе генераль советының уртак утырышында катнашты. Чара кичә Мәскәүдә узды. Партия Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге утырышта узган сайлау кампаниясе нәтиҗәләре, шулай ук сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында фракциянең оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына сайлаулар 17-нче сентябрьдән 19-нчы сентябрьгә кадәр узганын искә төшерде. Партия федераль исемлек һәм бер мандатлы округлар буенча 600-дән артык кандидат тәкъдим итте. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» 324 мандат алды: 198 бер мандатлы округлар буенча, 126 партия исемлекләре буенча – һәм парламентның түбән палатасында конституциячел күпчелекне саклап калды.

Партия Рәисе сүзләренә караганда, «Бердәм Россия» авыр сайлау кампаниясе узган, кешеләр мәнфәгатендә эшләгән. Программаның нигезенә РФ Президентының Федераль Собраниегә апрель юлламасы салынган иде, һәм аның тезислары гражданнар тәкъдимнәре белән тулыландырылды, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.

«Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга барыбыз исеменнән партиягә актив ярдәме, мөһим роль уйнаган тәкъдимнәребезне хуплавы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук кампаниядә катнашканнарга –федераль бишлеккә, партиядән барлык кандидатларга да рәхмәт. Иң мөһиме, без, чыннан да, безне миллионлаган кешеләр хуплавын раслый алдык, – диде Дмитрий Медведев. – Бүген, сайлаучыларның ышанычы бездә дип кенә, «Бердәм Россия» йомшарга, ял итәргә тиеш түгел. Алда партия өчен иң авыры һәм җаваплысы – сайлаучыларның ышанычын аклау һәм конкрет эшләр белән аларга дөрес сайлаганлыкларын исбатлау».

Утырышта шулай ук кадрлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шул исәптән VIII чакырылыш Дәүләт думасында фракция структурасы буенча карарлар кабул ителде, спикер, беренче урынбасарлар, вице-спикерлар һәм комитет рәисләре вазыйфаларына кандидатуралар билгеләнде.

Барлык яңалыклар