Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2022, 17:39

И.Метшин Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Кильгановны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

Казан Мэры сугышта катнашучыга ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче май, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Федорович Кильгановны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Шәһәр башлыгы Сибгат Хәким урамындагы 41 нче йортта яшәүче сугыш ветеранына кунакка килде.

«Сез Җиңүне яулап кына калмадыгыз, сугыштан соң да республикада хуҗалыкны торгызуда күп көч куйдыгыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт, Петр Федорович», – дип мөрәҗәгать итте ветеранга Илсур Метшин. Мэр аңа ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды.

Петр Кильганов өчен агитбригада активистларыннан котлау да чын сюрприз булды, алар ветеран яши торган йорт ишегалдында концерт оештырдылар. Солдат формасы кигән балалар һәм яшүсмерләр сугыш чоры җырларын башкардылар. Музыкаль тамашаны Петр Федорович ретроавтомобильдә утырып күзәтте, концертны шулай ук аның подъезддагы күршеләре дә тыңлады. Бәйрәм программасыннан соң истәлекле фотосессия булды.

Петр Федорович Илсур Метшин белән сугыш турында истәлекләре белән уртаклашты, Неман, Вислу, Одер елгаларын ничек кичүен һәм озак көтелгән Җиңүне ничек каршы алуын сөйләде. Герой 1926 елда ТАССРның Тәтеш районы Ырым авылында туган. Сугыш башланганда Петр Федоровичка 15 яшь була. Яше аркасында аны фронтка алмыйлар. Тик 17 яше тулуга ук, Петр Кильганов хәрби комиссариатка килә һәм шул ук көнне Рязань өлкәсенә, инженер гаскәрләренә укырга җибәрелә, аннан соң ул Белорус фронтына эләгә.

Петр Федорович хезмәт иткән понтон-күпер Югары Днепр батальоны көн саен кичүләр, күперләр төзегән, алар буенча Кызыл Армия хәрәкәт иткән, азык-төлек, медикаментлар йөртелгән. Тәүлек буе эшләгәннәр, кичүне караучысыз калдырырга ярамаган – немецлар корылманы шартлата алган. Петр Кильганов Неман, Висла елгалары аша кичүләр төзи. Җиңүне ул Одер елгасында каршылый.

Сугыштан соң Петр Кильганов хезмәтен армиядә дәвам итә, ә 1950 елда туган авылына кайта, анда тимер юлга каравылчы булып эшкә урнаша. Соңрак фрезерчы, КОМЗ заводында төзүче булып эшли. 1986 елда лаеклы ялга чыга.

Петр Кильганов, олы яшьтә булуына карамастан, яшьләр белән актив очраша, ел саен Җиңү парадында катнаша. «Беркайчан да мондый очрашулардан баш тартмыйм, яшьләр белән аралашырга, аларга ул еллардагы вакыйгалар турында сөйләргә яратам», – дип билгеләде ул Мэр белән әңгәмәдә. Петр Кильгановның гаиләсе зур һәм тату – аның ике баласы, дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен ветеран II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, «Кенигсбергны алган өчен» медале, «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 5 мең 199 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, аларның 132 се турыдан-туры сугышта катнашкан. Волонтерлар агитбригадалары аларны өйләренә барып котлыйлар, бүләкләр бирәләр һәм концертлар куялар. 8 нче май көнне Казанда «Ветеран йорты янында парад» акциясе узачак – шәһәр урамнары буйлап тарихи хәрби һәм ретротехника йөреше, ветераннарның яшәү урыннарына барып котлаулар оештырылачак.

Казанда Җиңү көненә 130 лап бәйрәм чарасы уздыру планлаштырыла. Афиша, шулай ук бәйрәм көннәрендә җәмәгать транспорты эше режимы белән KZN.RU порталында «Казан Җиңүне бәйрәм итә» бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж
И.Метшин сугыш ветераны Петр Кильгановны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады
Видеорепортаж
07.05.2022 17:21
И.Метшин сугыш ветераны Петр Кильгановны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады
Барлык яңалыклар