Коронавирус шәһәр икътисады эшенә үз төзәтмәләрен кертте, әмма бүген вәзгыять уңайлана башлады, дип саный шәһәр башлыгы.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Ксения Швецова). Коронавирус пандемиясе Казанның беренче яртыеллыктагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә сизелерлек дәрәҗәдә йогынты ясады. Иң зур кыенлыклар белән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре бәрелеште - аларның керемнәре уртача 20-30%-ка кимегән. Хәзерге шартларда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм эшнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып кала бирә, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Ел башында ук бөтен дөньяны колачлаган коронавирус пандемиясе шәһәр икътисадының барлык тармакларына да диярлек кагылды. Бу чордагы ситуациягә анализ шуны күрсәтте: система барлыкка китерүче эре эшмәкәрлек кертелгән чикләүләрдән аз зыян күргән, ә менә кече һәм урта бизнес вәкилләренә төп йөкләнеш туры килгән, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Шәһәрнең эшли торган кешеләренең өчтән бере – кече һәм урта эшмәкәрлектә, бу секторга шәһәр ала торган салымнарның өченче өлеше туры килә. Беренче кварталда, чикләүләр кертелгәнче, кече эшмәкәрлек, И.Шакиров сүзләренчә, барлык икътисади күрсәткечләр буенча да уңай динамика күрсәткән. Әлеге секторда 175 мең кеше эшли, беренче квартал нәтиҗәләре буенча предприятиеләр әйләнеше 29%-ка арткан һәм 167 млрд сум тәшкил иткән, уртача хезмәт хакы 29 мең сум дәрәҗәсендә булган (узган елның шул ук чорына карата 10% үсеш белән).
«Чикләүләр кертелгәннән соң бу үсеш, кызганычка каршы, кимеде, ә аерым тармаклар буенча тискәре динамика күрсәтелде, - дип хәбәр итте И.Шакиров. - Эшмәкәрләргә салым декларацияләрен һәм статистик хисапларны тапшыру буенча кичектерүләр бирелгәнлектән, хәзер кече һәм урта эшмәкәрлек секторы югалтуларына рәсми бәя бирү катлаулы. Әмма без түбән төшүнең җитди булуын һәм 20-30% дәрәҗәсендә күздә тотылуын аңлыйбыз». Театрлар, кинотеатрлар һәм эре массакүләм чаралар оештыру кебек юнәлешләр буенча кимү 60%-тан артачак, дип өстәде И.Шакиров.
«Хәзер, пандемия кимүгә таба барганда, һәр зыян күргән тармакка ярдәм итәргә кирәк», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Пандемия чорында зыян күрмәгән яки кыенлыклар кичермәгән икътисадның бер генә өлкәсе дә юк, әмма төп һөҗүмне нәкъ менә кече һәм урта эшмәкәрлек үз өстенә алды, диде Казан Мэры Илсур Метшин. «Кече һәм урта эшмәкәрлек – безнең шәһәр икътисадының өчтән бере ул. Юкка гына беренче ярдәм чараларын нәкъ менә шушы сегментка юнәлдермәдек», - диде Казан Мэры.
Коронавирус инфекциясе пандемиясе шәһәр икътисады эшенә үз төзәтмәләрен кертте, әмма бүген вәзгыять уңайлана башлады, дип саный шәһәр башлыгы. «Әкренләп эшмәкәрлек җанлана, предприятиеләр, сәүдә үзәкләре ачыла, әмма барысы өчен дә вакыт кирәк, - дип билгеләде Мэр. - Мәсәлән, яз башыннан туризм тулысынча тукталды, ә бүген без Россия туристларының күп булуын күрәбез. Без аларга шат һәм әлеге тармак, башкалар кебек үк, яңадан торгызылыр дип өметләнәбез».
Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча башкарылган барлык чаралар да тулы күләмдә эшләвен дәвам итә, дип билгеләп үтте И.Шакиров.