Аның өчен экспонатларны идарәче компания хезмәткәрләре һәм халык җыйды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Четаев урамында урнашкан «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе базасында оештырылган торак-коммуналь хуҗалык музеенда булып кайтты. Музей экспозициясе үз эченә раритет экспонатларны ала һәм Казанда торак-коммуналь хуҗалык тармагының барлыкка килү тарихы турында сөйли.
Музей 2016 елда идарәче компаниянең офис биналарының берсендә оештырылган. Аның өчен экспонатларны идарәче компания хезмәткәрләре дә, шулай ук иске фотографияләр, көнкүреш әйберләре алып килгән битараф булмаган халык та җыйды. Озакламый экспонатлар саны кечкенә офис өчен бик зурга әйләнгән, шуннан соң аларны аерым бинага урнаштыру турында карар кабул ителгән.
«Без бу кыйммәтле әйберләрнең шәһәр тарихында эз калдыруын теләр идек. Без ул вакытта Казан Мэрына идарәче компания белән янәшә буш җир участогында бина төзүне сорап мөрәҗәгать иттек. Ул ризалык бирде, һәм без музей төзедек, – дип сөйләде РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев. – Музей 2019 елда аерым бинага күчте».
Музейның төп максаты – торак-коммуналь хуҗалык оешмалары хезмәткәрләренең эше турында сөйләү, чөнки күпләр көн саен башкарган эш күләмен күз алдына да китерә алмый, дип өстәде М.Нуриев.
Музейда шунда ук игътибарны җәлеп итә торган экспонатларның берсе – кешенең беренче торагының кыяфәтен күрсәтә торган борынгы мәгарә макеты. Тагын бер гадәти булмаган экспонат – 1970 еллардагы йорт идарәсенең эш почмагы. Идарәченең өстәлендә совет чорындагы басма машина һәм телефон тора. Әгәр дә килүче трубканы алса, ул идарә йортының тавышын ишетә алачак.
Экспозиция мәйданының шактый өлешен ХІХ-ХХ гасыр көнкүреше предметлары һәм торак-коммуналь хуҗалык темасы белән бәйле әйберләр алып тора. Әйтик, экспонатлар арасында канализация люгының иске түбәсе, су җыю колонкасы, слесарь инструментлары җыелмасы, исәпләү приборлары һәм башка әйберләр бар.
Музейга килүчеләр кызыклы фактлар турында белә ала: мәсәлән, биредә итекләр бар, аларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча электрчы эшләргә тиеш булган. Шулай ук экспозиция шәһәрне яктырту турында сөйли, мәсәлән, узган гасырда ук шәһәрлеләр керосин лампаларыннан кулланган. Документлардан һәм башка традицион музей экспонатларыннан тыш, экспозиция интерактив локацияләр һәм мультимедиа-контент, шул исәптән балалар өчен электрон уеннарны үз эченә ала.
Экспозициянең мөһим өлешен фоторәсемнәр тәшкил итә. Алар буенча Казанның ничек үсүен күзәтеп була: бараклардан алып күп катлы биналарга кадәр. Мэр барлык фотографияләрне дә имзаларга – елларын билгеләргә кирәклеген билгеләп үтте.
Музейда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов һәм башкалар булды.