Ремонтка апрель урталарында керешү планлаштырыла – быел президент программасы буенча барлыгы 466 йорт ишегалды төзекләндереләчәк.
Фото: Денис Гордийко
«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга кадәр дә эшсез утырмадык, дөрес, финанс чараларында чикләнгән идек, алар бары тик керү юлларын киңәйтү һәм автомобиль кесәләрен ясау өчен генә җитте. Кайдадыр идарәче компанияләр белән балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, кече архитектура формаларын урнаштыру буенча килештек», - дип искә төшерде шәһәр башлыгы. Әйтик, «Безнең ишегалды» программасы стартына кадәр 2020 елда Казанда 5 ел эчендә 1,5 мең йорт территориясе төзекләндерелгән.
«Безнең ишегалды» программасы территорияләрне комплекслы төзекләндерергә һәм ишегалды проблемасын тулаем хәл итәргә мөмкинлек бирде», - дип ассызыклады И.Метшин. Программаны тормышка ашыру буенча соңгы ике ел эчендә Казанда 1,5 млн кв. м мәйданлы 890 йорт ишегалды төзекләндерелгән.
Шәһәр башлыгы барлык проектлар да халык белән килешенеп, аларның тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен исәпкә алып башкарылуын, төзәтмәләр кертелүен билгеләп үтте. Шулай итеп, Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр белән якындагы очрашу бүген, 11 нче апрельдә, 18:00 сәгатьтә Дзержинский урамындагы 13к.1 номерлы йортта «Черек күл» паркы янында узачак. Казанда яшәүчеләр программаның нинди принциплар буенча тормышка ашырылуын, ишегалларында нинди эш төрләре башкарылачагын һәм процессны ничек күзәтеп булганлыгын, шулай ук ачыкланган җитешсезлекләр турында нинди хезмәтләр аша хәбәр итеп булуын белә алачак. Очрашуга сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Шәһәр башлыгы Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка Тышкы төзекләндерү комитеты һәм район администрацияләре башлыклары белән берлектә эш регламентын үтәүне катгый контрольгә алырга кушты. «Һәр сум исәптә. Кирәкле техник нюансларны үтәвегезне һәм барлык эшләрне билгеләнгән тәртиптә, техник регламент нигезендә башкаруыгызны сорыйм. Шулай ук халыкның кисәтүләрен игътибарга алырга кирәк. Һәр ишегалды индивидуаль, һәм ул үзенең уникальлеген сакларга тиеш», - дип өстәде Казан Мэры.
Республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә быел ишегалларында 2 меңнән артык парковка урыны барлыкка киләчәк, 2 меңнән артык яңа ут баганалары монтажланачак һәм кече архитектура формалары урнаштырылачак. «Уңайлы һава шартлары булса, эшкә апрель урталарында керешергә планлаштырыла. Ремонт бер үк вакытта 97 ишегалдында башланачак», – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Ишегалларын төзекләндерүнең йомгаклау схемалары халыкка эш башланырга өч көн кала тәкъдим ителәчәк. Башкарма комитет җитәкчесе шәһәрлеләрне проектлар буенча фикер алышуда актив катнашырга һәм башкарылган ремонт эшләренә ярдәм итәргә, шул исәптән йорт яны территорияләрен асфальт-бетон өслеген җәю вакытында автотранспорттан бушатырга чакырды.
Объектларның тулы исемлеге программаның рәсми сайтында урнаштырылган, тулырак мәгълүматны +7(800)275-20-20 кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда яшәүчеләр шулай ук тавыш бирүдә катнаша һәм 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен сайлый алачаклар. Сораштырулар 15 нче апрельдән 30 нчы майга кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында узачак.