Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.02.2022, 13:42

И.Метшин Казанда өстәмә кар эретү камералары төзүне йөкләде

Көн саен шәһәрнең 7 станциясендә 9 мең тоннага якын кар утильләштерелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль, Дмитрий Никитин). Казанда кышкы чор башыннан 720 мең тоннага якын кар чыгарылган. Көн саен шәһәрнең кар эретү пунктларында 9 мең тоннага якын кар утильләштерелә, әмма бу гына җитәрлек түгел. Казан Мэры Илсур Метшин Несмелов урамындагы кар эретү станциясендә күчмә киңәшмә барышында карны утильләштерү өчен өстәмә камералар төзергә кушты.

«Карны утильләштерү өчен Казанда 11 камераны үз эченә алган 7 кар эретү станциясе төзелде, әмма карны вакытында чистарту өчен тагын 12 кар эретү камерасы кирәк, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Шәһәрдә тагын дүрт камера төзү планлаштырыла, алар шәһәрнең үзәк урамнарыннан карны вакытында чыгарырга мөмкинлек бирәчәк».

«Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров сүзләренә караганда, шулай ук Несмелов урамындагы станцияне дә, өстәмә кабул итү камерасын төзеп, модернизацияләргә кирәк, бу утильләштерелә торган кар күләмен тәүлегенә 600 тоннага арттырырга, пунктның гомуми җитештерүчәнлеген 1,2 мең тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзер чыгарыла торган карның 60% тан артыгы станцияләргә килә, калганнары махсуслаштырылган кар җыю урыннарына җибәрелә. «Без карны җыю проблемасы белән очраштык, моның өчен буш территория юк диярлек», – дип аңлаттылар Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Хәзер 5 тонна кар (үзбушаткычның бер тулы чүмече) эшкәртү өчен 2 минутка якын вакыт китә. «Водоканал» МУП директоры билгеләп үткәнчә, яңа камералар карны бушатуның регламент вакытын шактый тизләтәчәк, шулай ук техник эшләр уздыруны гадиләштерәчәк. «Станция өзлексез эшләсен өчен ай ярымга бер тапкыр кирәкле регламент эшләрен уздырабыз, әмма быел кар күп булу сәбәпле без аларны атнага бер тапкыр уздырабыз», – дип сөйләде Андрей Егоров.

2022 елда «Водоканал» МУП белән берлектә һәрберсе тәүлегенә 1700 тонна җитештерүчәнлек белән ике кар эретү пункты төзү өчен өстәмә урыннар билгеләнәчәк. Урын сайлаганнан соң һәм финанслау башлангач, проект-смета документациясен эшләүгә керешү планлаштырыла.

Шулай ук су тоткарлыксыз китсен өчен урам канализация станцияләрен реконструкцияләү дә кирәк. «Карны эретү нәтиҗәсендә бик күп су хасил була, ул турыдан-туры яңгыр канализациясенә эләгә, – дип билгеләп үттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. – 2021 елда Несмелов, Декабристлар, Краснококшайск урамнарындагы яңгыр канализациясенең авария хәлендәге участокларын ремонтлау, шулай ук Серов урамындагы яңгыр канализацияләре челтәрләрен чыгару буенча контрактлар төзелде».

Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чистарту буенча кайнар линия телефоннары эшли. Район администрацияләренә дә, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фоторепортаж
Казан Мэры Несмелов урамындагы кар эретү пунктында булды
Видеорепортаж
08.02.2022 13:07
Көн саен Казанның 7 станциясендә 9 мең тоннага якын кар утильләштерелә
Барлык яңалыклар