В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзенчәлекле балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләр булдыру эшен Казан шәһәре Думасы депутаты Далия Гайнанова алып барачак.
Фото: Денис Гордийко
Бу эшне Казан шәһәр Думасы депутаты Далия Гайнанова контрольдә тотачак, ул үзе дә үзенчәлекле бала тәрбияли. «Далия Илгиз кызының мондый бала тәрбияләүдә тәҗрибәсе бар, әмма аның өчен дә белгечләр эше турында белү ачыш булды, мондый тормыш ситуациясе белән беренче тапкыр очрашкан ата-аналар турында сөйләп тә торасы юк», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы яңа балалар бакчаларында кадрлар – укытучылар, тренерлар һәм волонтерлар әзерләүгә игътибарны юнәлтү мөһим дип ассызыклады. Аерым алганда, И.Метшин медицина һәм педагогик югары уку йортларында профильле факультетларның өлкән курсларында укучыларны яки чыгарылыш курс укучыларын җәлеп итү мөмкинлеген карарга кушты.
Исегезгә төшерәбез, узган җомгада И.Метшин Зәкиев урамындагы үзенчәлекле балалар өчен 109-нчы номерлы балалар бакчасының яңа филиалында булды, ул ата-аналар белән шәһәрдә хәтта катлаулы авыруы булган балалар да белем ала, сәламәтлекләрен ныгыта һәм социальләшә ала торган учреждениеләр булдыру турында фикер алышты. Аерым алганда, Зәкиев урамындагы мәктәпкәчә тәрбия учреждениесендә махсус тәрбиячеләр, махсус җиһазлар һәм өйрәтүче материаллар бар. Әлеге балалар бакчасы өчен кадрлар әзерләүдә Далия Гайнанова үзе актив катнашты. «Мин бу юнәлештә халыкара тәҗрибәсе булган белгечне җәлеп иттем, ул балалар бакчасы персоналын катлаулы авыруы булган балалар белән эшләргә өйрәтте», – дип хәбәр итте ул.
Әлеге очрашу нәтиҗәләре буенча Казанда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт үзәге төзү турында карар кабул ителде.