Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2026, 16:31

И.Метшин: «Яшүсмерләрнең кискен каршылыгы еш кына игътибар һәм җылылык, наз җитмәү белән бәйле яшерен үтенеч булырга мөмкин»

Казан мэры яшүсмерләр җинаятьчелегенә каршы көрәшкә багышланган балигъ булмаганнар эшләре буенча шәһәр комиссиясенең күчмә утырышын уздырды

Яңа Савин районының 107 нче гимназиясендә узган балигъ булмаган балалар эшләре буенча шәһәр комиссиясенең күчмә утырышында профилактиканың нәтиҗәлелеге һәм актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә профильле ведомстволар җитәкчеләре, хокук саклау органнары, мәгариф системасы вәкилләре һәм депутатлар агымдагы вәзгыятькә анализ ясап, «риск төркеме»ндәге яшүсмерләр белән эшне көчәйтү юлларын билгеләде.

Марат Мөгыйнов фотосы

20 ел эчендә Казанда җинаять кылган яшүсмерләр саны дүрт тапкырга диярлек кимегән

Казан мэры яшьләр белән эшләүдә аеруча сизгерлек таләп ителүен ассызыклады. «Балигъ булмаган балаларның хокук бозу мәсьәләсе, мөгаен, һәрвакыт булыр инде ул. Яшүсмерләр гаделсезлекне авыр кабул итә һәм күңелсезлекләргә кискен җавап бирә. Яшүсмерләрнең кискен каршылыгы еш кына игътибар һәм җылылык, наз җитмәү белән бәйле яшерен үтенеч булырга мөмкин. Яшүсмерләрнең һәрберсе үзенең чит кеше түгеллеген сизсен өчен шартлар тудыру – безнең уртак бурычыбыз», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы мәсьәләнең мөһимлеген.

Илсур Метшин 20 еллык статистика белән таныштырды: җинаять кылган яшүсмерләр саны дүрт тапкырга диярлек кимегән – 2006 елда аларның саны 837 булса, 2025 елда әлеге күрсәткеч 221 гә төшкән, мондый җинаятьләр саны өч тапкырга – 927 җинаятьтән 315 кә кадәр кимегән.

Әмма ни кызганыч, 2024–2025 елда Казанда яшүсмерләр җинаятьчелеге янәдән арткан. Әлеге вәзгыять Россия күләмендәге статистика белән бәйле. Күптән түгел бу хакта ил президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең еллык киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

Төп сәбәпләрнең берсе итеп шәһәр башлыгы виртуаль чынбарлыкны атады. «Белгәнебезчә, Украина ягыннан безнең яшүсмерләрне диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүгә, шул исәптән «колумбайн» төрендәге фаҗигале вакыйгаларга этәрүгә юнәлдерелгән махсус үзәкләр эшли. Мондый эшнең нәтиҗәләре мәктәпләргә һәм башка уку йортларына һөҗүм итү буенча да ачык күренә», - диде Илсур Метшин.

Күчмә утырышта Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов, Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясе директоры Фаяз Гыйззәтуллин, Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе Ринат Габитов, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, Казан прокуроры вазифаларын башкаручы Илнур Насыйбуллин чыгыш ясады.

Киңәшмә бүген Пермь өлкәсенең Добрянка шәһәрендә булган фаҗигале вакыйга турында фикер алышудан башланды: утырышка берничә сәгать кала 5 нче мәктәпнең 17 яшьлек укучысы рус теле һәм әдәбияты укытучысына мәгариф учреждениесе ишеге төбендә пычак белән кадый. Ашыгыч хезмәтләрнең тиз килеп җитүенә, санитария авиациясе чакырылуга карамастан, 56 яшьлек зыян күрүче алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә җан бирә.

«Бер генә яшүсмер дә үзен борчыган мәсьәләләр белән ялгыз калырга тиеш түгел»: Казанда яшүсмерләр өчен остазлык институты эшчәнлеген киңәйтәләр

Киңәшмәдә җәмәгать тәрбиячеләре институты аша авыр яшүсмерләр белән эшне көчәйтергә карар кылынды. Шәһәрдә 2009 елдан бирле эшли торган система үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә: бүген 521 остаз балигъ булмаган 688 бала белән эшли. Остазлар аларга тормышта дөрес юнәлеш табарга һәм социаль яктан уңай яшәү рәвешенә кайтырга ярдәм итә.

Казан мэры Илсур Метшин мондый алымны югары бәяләде, балаларны тәрбияләүдә остазларның катнашуы һәм игътибарлылык зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады ул. «Бу эшкә битараф булмаган кешеләр, шул исәптән депутатлар корпусы вәкилләре кушылган урыннарда реаль нәтиҗәләр барлыкка килә. Ышаныч туа, бала үз шәхесенә игътибар артканын сизә, еш кына гаиләнең үзендә дә уңай үзгәрешләр сизелә», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Мондый ярдәм, әлбәттә, үзен сиздерә. Аерым алганда, депутат Марсель Шәрәповны шәкертен балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлекчәдә исәптән төшергәннәр. Депутат үз үрнәге белән укучысын дөрес юлга бастырырга ярдәм иткән.

Казан шәһәре Думасы депутатлары Дәлия Гайнанова һәм Ләлә Гарифуллина да, төрле яшь төркемендәге балалар белән эшләп, бу өлкәдә активлык күрсәтә. Утырыш нәтиҗәләре буенча Илсур Метшин депутатлар корпусына актив позицияләре өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге тәҗрибәне киңәйтергә тәкъдим итте.

Мэр остазлыкка төрле өлкәдә билгеле затларны җәлеп итәргә кушты. «Һәр районда мәктәп директорлары советы һәм актив затлар бар. Эре предприятиеләр, бизнес вәкилләре һәм депутатлар катнашында уртак киңәшмәләр уздыру зарур. Ярдәмгә мохтаҗ һәр баланың күзәтү астында булуы мөһим. Бер генә яшүсмер дә үзен борчыган мәсьәләләр белән ялгыз калырга тиеш түгел», - дип билгеләде Илсур Метшин.

Җәйге ял һәм хезмәт дисциплинасы

Аеруча игътибарга мохтаҗ Казан балалары өчен җәйге мәшгульлек һәм ялны оештыру мәсьәләләре комиссия утырышының тагын бер үзәк темасы булды.

Бүген шәһәр яны лагерьларының шәһәр челтәре сакланып калу белән бергә, әлеге тармак җитди үзгәрешләр кичерә: лагерьларда яшәү шартлары заманча уңайлылык стандартларына туры килә. Шәһәр тарафыннан оештырылган ялларның популярлыгы арта, ел саен шәһәр яны лагерьларында 20 меңнән артык яшүсмер ял итә. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга аеруча игътибар бирелә. Әлеге балаларга билгеләнгән юлламалар тулысынча шәһәр бюджетыннан түләнә.

Узган елны шәһәр яны лагерьларында – 751 «авыр» яшүсмер, мәктәп яны лагерьларында аерым якын килүне таләп итүче 2 меңнән артык бала ял иткән.

Социаль тирәлеккә җайлашуда хезмәт бригадалары иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып кала. Шәһәр ел саен 14–17 яшьлек яшүсмерләр өчен хезмәт һәм ял отрядлары оештыра. 2025 елда 827 укучыга акча эшләү мөмкинлеге бирелгән, аларның яртысы – эчке профилактик контрольдә торучы яшүсмерләр. Ведомствоара исәптә торучы 157 бала җәйне муниципаль лагерьларда үткәргән.

«Шәһәр ягыннан без барлык шартларны: мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларын, хезмәт отрядларын, белем бирү программаларын тәэмин итәбез. Әмма җәйге чорда әти-әниләрнең үз җаваплылыкларын аңлаулары бик мөһим. Ата-аналар эштә вакытта балаларының нәрсә белән шөгыльләнүен, кем белән һәм кайда булуын ата-ана белергә тиеш. Бу хакта һәр гаиләгә мәгълүмат җиткерү – безнең бурыч», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
07.04.2026 15:07
Барлык яңалыклар