И.Метшин: «300гә якын дәгъвачы – бу яхшы конкурс дәрәҗәсе»
18 декабрьдә Казан Ратушасында Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы була. Быел студентлар һәм аспирантлар арасында конкурска 300 гә якын гариза кергән – бу конкурс уздыру тарихында иң югары күрсәткеч. Финалга иң яхшы 38 эш чыкты. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.

«300гә якын дәгъвачы – бу яхшы конкурс дәрәҗәсе. Без алар тәкъдим иткән эшләрне игътибар белән өйрәнәбез һәм аларның барысы да шәһәр тормышын яхшыртуга кагыла. Ел саен безнең яшь талантларыбыз соклану уята, алар спортмы, фәнме, мәдәниятме – бар өлкәдә призлы урыннар яулыйлар һәм Казанны һәм республиканы данлыйлар», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

2025 ел нәтиҗәләре буенча стипендиатлар Казанның актив яшьләре вәкилләре булачак: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук Казанның югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары студентлары һәм аспирантлары.

Тантана Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Ул фронттагы һәм тылдагы батырлыклары Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән казанлыларның тарихларына кагылачак.

Беренче стипендиатлар үзләренең лаеклы сыннарын 28 ноябрьдә алдылар. Бу 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында хоккей буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүчеләрне хөрмәтләүгә багышланган чарада булды. Юрий Иванович Моисеев исемендәге Хоккей академиясенең «Ак Барс» хоккей командасы илнең төп трофеен – «Третьяк кубогы»н яулады. Истәлекле сыннардан тыш, команда 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алган.

Конкурсның гомуми приз фонды быел 2,5 млн сумнан артык тәшкил итә. Ул мәдәният һәм мәгариф идарәләренең өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен 25 мең сумлык 32 стипендия; спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен 25 мең сумлык 12 стипендия; аспирантлар өчен 50 мең сумлык 16 стипендия; Казан шәһәренең югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары студентлары өчен 35 мең сумлык 20 стипендия һәм 20 мең сумлык 2 стипендияне үз эченә ала.

2025-12-15T12:30:02+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.