Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.09.2021, 09:00

И.Метшин: «Шәһәребезнең иң яшь буын вәкилләренең үсеше һәм формалашуында сезнең өлешегез зур»

Казан Мэры халыкны Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән котлады.

Фото:  Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү  хезмәткәрләре көне белән котлады.
«Хөрмәтле тәрбиячеләр, Казанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белгечләре һәм хезмәткәрләре! Сезне  чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Сез үзегез өчен гаилә һәм җәмгыять арасында өзелмәс бәйләнеш тудыра торган һөнәр сайлагансыз. «Шәһәребезнең иң яшь буынының формалашуында сезнең өлешегез зур.
Мәктәпкәчә яшь – бу бала өчен дөньяга карата кешелеклелек, әхлаклылык һәм шәфкатьлелек орлыклары салына торган мөһим чор. Нәкъ менә сез сабыйларны, яраткан ата-аналар кулыннан кабул итеп, аларга мөстәкыйль тормышта беренче адымнарын ясарга ярдәм итәсез. Сезнең белән бергә алар үсә, дус булырга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, мәктәпкә әзерләнә һәм үз сәләтләрен ача.
Безнең шәһәрдә балалар саны елдан-ел арта бара. Быелгы уку елында гына да Казанның балалар бакчаларына 17 меңнән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала килде. Һәм аларның һәркайсы сизгер һәм җаваплы остаз кайгыртуына мохтаҗ.
Сезнең зирәклегегез һәм хезмәтегезгә тугры булуыгыз киләчәктә дә тәрбияләнүчеләрегезнең тулы канлы һәм гармонияле үсеше өчен уңай шартлар булдыруга ярдәм итәр дип ышанам.
Чын күңелдән сезгә барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!» – диелә котлауда.
Барлык яңалыклар