Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2018, 11:55

И.Метшин Мөштәри урамындагы модернизацияләнгән пар казаннары бинасын карап кайтты

Казан Мэры яңа ягулык сезонына барлык җитешсезлекләрне дә хәл итәргә чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Екатерина Виславская). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Мөштәри урамы 11а адресы буенча урнашкан тулысынча яңадан җиһазландырылган һәм капиталь төзекләндерү башкарлыган пар казаннары бинасының эшчәнлеген тикшерергә барды. Яңа урнаштырылган корылмалар ярдәмендә биредә газ чыгымнарын киметү һәм барлык процессларны автоматизацияләү мөмкинлеге туды. Мэр “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенә башка объектларның да модернизацияләнүен дәвам итәргә тәкъдим итте.

Пар казаннары бинасы 1985 елда кулланылышка кертелгән, шул вакыттан алып биредә төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Ләкин 2017 елда бинага икенче "тормыш" бүләк ителде. Пар казаннары бинасы 13 объектка хезмәт күрсәтә, шул исәптән Республиканың 2-нче номерлы клиник хастаханәсе, В.М.Бехтерев исемендәге республика клиник психиатрия хастаханәсе, Казан дәүләт медицина академиясе һәм 3 торак йорт.

Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Габделхаков җитәкчелегендә шәһәр башлыгы башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен карап чыкты. Пар казаннары бинасының фундаменты ныгытылды, фасады яңартылды, яңа түбә урнаштырылды, яңа җиһазлар алынды. Биредә Башкортстанда җитештерелгән 2 казан, автоматик су әзерли торган станция, өч көпшәле төтен трубасы, янгынга каршы сигнализация урнаштырылды. Яңа җиһазлар ярдәмендә пар казаннары бинасының файдалы эш коэфициенты 82%-тан 94% кадәр артты. Элек газ чыгымнары сәгатенә 423 куб.м. тәшкил иткән булса, хәзер ул сәгатенә 369 куб.м. тәшкил итә. Елына 1 млн 548 мең сум саклана.

“Тоташтырылган йөкләнеш 2,87 Гкал/сәг. тәшкил итә, реконструкциядән соң урнаштырылган егәрлек 4,3 Гкал/сәг тәшкил итте, шул вакытта әлеге егәрлекне 6,02 Гкал/сәг кадәр үстерү мөмкинлеге дә каралган”-, дип аңлата Рөстәм Габделхаков. Пар казаннары бинасында барлык процесслар да автоматизацияләнгән, аларның барысында диспетчер күзәтә. Шул рәвешле предприятие елына 336 мең сум саклап кала. “Казэнерго” җитәкчесе сүзләре буенча, бинаны төзекләндерү өчен 31 млн. сум бирелгән иде, әлеге сумма 10-12 елдан соң кире кайтарылыр.

“Казэнерго” пар казаннары биналарының 18% яки 23 объектына капиталь төзекләндерү ясарга кирәк. Казан Мэры әлеге объектлар ничек итеп билгеләнә дигән сорау бирде. Аның соравына “Казэнерго” башлыгы җавап бирде: әлеге объектлар махсус чакырылган эксперт оешманың йомгагы нигезендә техник совет тарафыннан билгеләнә. Мәсьәлән быел Порт ур., 17 адресы буенча урнашкан пар казаннары бинасына төзекләндерү ясалырга тиеш иде. Ләкин грунт тотрыклы булмау сәбәпле, эшләр башлану алдыннан гына бинаның түбә өлеше ишелде. Быел аның урынында заманчаблок-модульле пар казаннары бинасыбарлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре алып барыла. “Кышка барысын да кире торгызачакбыз”,- диде Искәндәр Гыйниятуллин.

“Экваторны уздык. Ышанычлылык елдан-ел арта бара, монсы бик мөһим. Җәйге периодта барлык җитешсезлекләр дә хәл ителер дип ышанабыз”, - диде шәһәр башлыгы һәм яңа ягулык сезонына әзерләнүдә уңышлар теләде.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
13.04.2018 11:30
Барлык яңалыклар