Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2025, 15:28

И.Метшин «Агынтыларны чистарту — механик процесс кына түгел, анда бактерияләрнең махсус культуралары катнаша»

Казан мэры шәһәрне чистарту корылмаларына предприятиеләрдән пычраткыч матдәләр агызу мәсьәләсенә багышланган эшлекле киңәшмә уздырырга кушты

Казанның биологик чистарту корылмаларында эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла, әмма төзекләндерүдән соң предприятиеләрдән пычраткыч матдәләрне залп белән агызу бактерияләрнең үлеменә һәм көйләү эшләренең өзелүенә китерергә мөмкин. «Водоканал» МУПсе әлеге проблемага игътибарны җәлеп итү өчен ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тиешле мөрәҗәгатьләр әзерләгән инде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә «Водоканал» МУПсе директоры Рөстәм Абдулхаков. Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында әлеге проблемага багышланган эшлекле киңәшмә уздырырга кушты.

«Вәзгыять чыннан да борчулы. Әйдәгез без уртак киңәшмә уздыру теләге белән чыгабыз. Без федераль программа буенча биологик чистарту корылмаларына бик зур акчалар керттек, бу 8 млрд сум тирәсе. Агынтыларны чистарту — механик процесс кына түгел, анда бактерияләрнең махсус культуралары катнаша, ә залп ташлаулар барысын да юкка чыгара ала, без моңа юл куя алмыйбыз. Шуңа күрә әйдәгез мондый эшне башкарыйк», — дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин.

Водоканал абонентларның, шул исәптән сәнәгать предприятиеләренең, агып төшүче суларның составын тикшереп тору буенча мөһим һәм кирәкле эш башкара.

2016 елдан предприятие тискәре йогынты ясаган һәм пычраткыч матдәләр агызган өчен түләү куя, бу предприятиеләрне агызыла торган суларның сыйфатын күзәтеп торырга гына түгел, ә җирле чистарту корылмалары төзергә дә этәрә, дип хәбәр итте Рөстәм Абделхаков. «Әмма бүгенге көндә күпчелек предприятиеләр заманча җирле чистарту корылмасы белән җиһазландырылмаган һәм бу үзәкләштерелгән су агызу системасы эшләве өчен җитди проблемага әйләнә, чөнки алар хуҗалык көнкүреш агынтыларын чистартуга исәпләнгән», — дип билгеләде «Водоканал» МУПсе директоры.

Ул ассызыклаганча, Казан территорияләре үсә, торак комплекслар үсә, бу яңа үрләр куя – егәрлекләрнең кирәкле резервын тәэмин итү.

«Яңа кулланучыларны тоташтыру челтәрләрдә һәм корылмаларда шактый йөкләнешкә китерә. Бүгенге көндә шәһәрнең «баш» насос станцияләренең бер өлеше үз җитештерүчәнлеге чикләрендә эшли», – дип хәбәр итте Рөстәм Абдулхаков.

Егәрлекләр резервын һәм яңа абонентларны тоташтыру мөмкинлеген арттыру өчен «Көньяк-1» һәм «Көньяк-2» суүткәргеч насос станцияләрен төзекләндерү һәм яңарту, «Көнчыгыш дуга» территориясен су белән тәэмин итү өчен магистраль суүткәргечләре булган «Дәрвишләр» суүткәргеч төенен төзү, Идел буе районының үсә торган сәнәгать территориясен тәэмин итү өчен, Локомотив пляжы буйлап 800 мм диаметрлы суүткәргеч төзү, «Искож» КНСын төзекләндерү, шулай ук «Заречная» КНСның басым коллекторларын төзү һәм башка корылмаларны һәм торба үткәргечләрне төзәтү кирәк.

«Әлеге чараларны максатчан бюджеттан финанслау бүлеп биргәндә генә, шулай ук өлешчә предприятиенең кертем программасы аша тормышка ашырырга мөмкин, анда финанслау чыганакларының берсе төзүчеләрне тоташтыру өчен түләү булырга мөмкин», – дип билгеләде докладчы.

Шулай ук проект-смета документларын эшләргә кирәк. «Предприятиенең бу максатларга акчасы юк. Хәзер без проект-эзләү эшләренең якынча бәясен билгеләү максатыннан кайбер беренчел объектлар буенча техник биремнәрне яраклаштыру һәм әзерләү белән шөгыльләнәбез. Нәтиҗәләр буенча без финанслауның тиешле чыганагын билгеләү мәсьәләсен карау өчен барлык федераль, республика һәм шәһәр программаларына мөрәҗәгать итүне дәвам итәчәкбез», – дип йомгаклады Рөстәм Абдулхаков.
Фоторепортаж
Видеорепортаж
28.04.2025 12:16
Барлык яңалыклар