Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2020, 17:38

И.Метшин: «Мондый катлаулы вакытта ярдәмгә килергә әзер булган җаваплы бизнес булуы бик мөһим»

Якын көннәрдә «Игелеклек фабрикасы»ның 10 мең азык-төлеге Казанның мохтаҗ пенсионерларына юл тотачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Татарстан башкаласында яңа социаль проект старт алды - якын көннәрдә «Игелеклек фабрикасы»ның 10 мең азык-төлеге Казанның мохтаҗ пенсионерларына юл тотачак. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин KazanExpress компаниясе складларының берсендә булды, анда азык-төлек җыелмалары формалаша.

KazanExpress компаниясенә нигез салучы Айрат Сөнгатуллин сөйләгәнчә, һәр тартмада 20 продукт бар, аларга чәй, шоколад, тушенка, макарон, ярма, печенье, көнбагыш мае керә. Җыелмага шулай ук бәдрәф кәгазе, антисептик һәм башкалар керә. «Без KazanExpress платформасы кулланучылары арасында иң популяр булган товарларны һәм маркаларны сайладык», - дип билгеләп үтте А.Сөнгатуллин. Мондый тартманың һәркайсының авырлыгы 10 кг чамасы, ә аның бәясе 1500 сум тәшкил итә. Мохтаҗ пенсионерларга мондый җыелмалар бушлай бирелә. Алучыларның исемлекләре социаль яклау органнары һәм «Мәрхәмәтле Казан» проекты биргән мәгълүматлар буенча формалаштырыла. Билгеләп үтәргә кирәк, җыелмаларны җыючылар барлык санитария кагыйдәләрен үти, ә аларны китерү элемтәсез ысул белән башкарыла.

KazanExpress яңа проектына нигез салучыларның берсе Кевин Ханда билгеләп үткәнчә, компания инде беренче төяп җибәрелгән азык-төлек җыелмалары буенча фикерләр ала башлаган. Кайбер алучыларның сүзләренә караганда, тартмада куертылган сөт җитми. «Без җыелмаларның составын үзгәртәчәкбез, алар кешеләргә максималь ошасын өчен, кире элемтәгә йөз тотачакбыз», - диде Кевин Ханда. Хәзерге вакытта мең җыелма җыелган, барлык 10 мең «Яхшылык тартмасы» бүген кич үк әзер булачак.

«Италия һәм Испания кичерә торган хәлнең кабатлануыннан качу өчен, үзизоляция, контроль буенча моңарчы күрелмәгән чаралар күрелә. Хәзер Ходайга тапшырып, үзең гамәл кыла торган чак. Мондый катлаулы моментларда ярдәмгә килергә әзер булган җаваплы бизнес пәйда булуы бик мөһим. Бу - эшнең яхшы форматы. Хәзер бездә шундый вәзгыять - яңа проектлар мөһим һәм бик кирәк. Үзегезнең хәйрия эшчәнлегегез өчен мәйданчык буларак Казанны сайлавыгыз, социаль ярдәм хезмәте, район администрацияләре белән хезмәттәшлек итүегез яхшы. Без сезгә ярдәм итәчәкбез, нәкъ менә мохтаҗ категорияләр ярдәм алучылар исемлегенә эләксен иде», - диде Казан Мэры Илсур Метшин хәйрия проекты авторлары белән аралашу барышында.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, россиялеләр һәрвакыт үзләренең ихласлылыгы һәм битарафлыгы белән аерылып торган. «Хәзер мондый үрнәкне волонтерлар да күрсәтә. Көн саен кайнар линиягә, электрон почтага ярдәм итәргә теләүчеләрдән хәбәрләр килә: алар бу вакытта өйдә утырырга теләмиләр. Волонтерлар сыйфатында азык-төлек, медикаментлар илтәләр, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр. Бергә без әлеге катлаулы этапны үтәрбез һәм җиңәчәкбез», - дип җиткерде И.Метшин. Бүген шәһәр волонтерлык штаблары резервында 500-дән артык кеше тора, алар инде 1700 кешегә ярдәм иткән. Казан Мэры кушуы буенча шәхси автотранспортта өлкәннәргә азык-төлек китерә торган волонтерлар тотылган ягулык өчен компенсация алалар.

Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, аның урынбасары Илдар Шакиров, FIX компанияләр төркеме хуҗасы Дмитрий Еремеев катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда ташламалы категориядәге мәктәп укучыларына бушлай азык-төлек җыелмалары тарату башланды. Җыелмаларны 24 меңнән артык бала алачак, алар мәктәптә элек бушлай тукланганнар.

Фоторепортаж
Казанның мохтаҗ пенсионерларына 10 мең «Игелек тартмасы» тапшырылачак
Видеорепортаж
06.04.2020 17:11
Казанның мохтаҗ пенсионерларына 10 мең «Игелек тартмасы» тапшырылачак
Барлык яңалыклар