Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2022, 13:07

И.Метшин Киров һәм Мәскәү районнарында газ белән тәэмин итүне туктату турында «Бу мәҗбүри чара»

Газүткәргечне күчерү Горький шоссесын реконструкцияләүгә бәйле рәвештә үткәрелә.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Казанда Горький шоссесын реконструкцияләү актив фазага күчте – юлны киңәйтү һәм коммуникация челтәрләрен үзгәртеп кору бара. Шуңа бәйле рәвештә Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр 4 көнгә газсыз калды. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә барлык эшләрне билгеләнгән вакытта башкаруны йөкләде.

«Газ белән тәэмин итүне туктату шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрнең күпчелегенә кагылды. Бу мәҗбүри чара, эшне кичектерергә ярамый. Халыкның иминлеге мәсьәләсе – беренче урында, шуңа күрә барлык эшләрне вакытында башкарырга кирәк», – диде Мэр һәм Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка бу мәсьәләне ныклы контрольгә алырга кушты.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләгәнчә, 11,5 км озынлыктагы участокта Горький шоссесын реконструкцияләү проекты дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсен алган. Әлеге объект буенча эшләрнең заказчысы булып «Главтатдортранс» ДКУ тора.

Бүгенге көндә «Олимпиец» спорт комплексы янындагы әйләнгеч юллар, Болотников һәм Фрунзе урамнарында боҗра янындагы юллар төзекләндерелгән. Моннан тыш, «Олимпиец» янында җәяүлеләр өчен җир асты кичүенең тоннель өлешен ясау төгәлләнгән. «Хәзер гамәлдәге юлны элеккеге ЮХИДИ постыннан спорткомплекска кадәр киңәйтү, элемтә, электр белән тәэмин итү, суүткәргеч, тышкы яктырту һәм газүткәргеч челтәрләрен үзгәртеп кору бара», – дип хәбәр итте И.Куляжев.

Көн саен объектта 56 кеше хезмәт куя, 38 берәмлек техника эшли. Эшләр комплексында гамәлдәге светофор объектларын бетерү, «Олимпиец», «Рэмплер», «АЗС» тукталышлары районында 3 җир асты җәяүлеләре кичүе, Музыкальная һәм Коләхмәтов урамнары, «Идел», «Горький шоссесы», «Факел» кибете» тукталышлары районында 5 җир өсте кичүе, «Идел», «Олимпиец», «АЗС» тукталышы районында 3 җир асты борылыш элмәге, тоннель һәм элеккеге Горький шоссесы боҗрасында эстакада төзү каралган. Шулай ук «Факел» тукталышыннан «Олимпиец»ка кадәр юл өлеше 6 полосага кадәр киңәйтеләчәк. Барлык реконструкцияләнә торган участокта тротуар һәм велосипед юллары төзү проектланган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.09.2022
Видеорепортаж
12.09.2022 13:01
Казанда Горький шоссесын реконструкцияләү актив фазага күчте
Барлык яңалыклар