Татарстан башкаласында җитештерүдә имгәнү очраклары 30%-ка кимеде.
Фото: АДенис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь, Алинә Бережная). Татарстан башкаласында җитештерүдәге имгәнү очракларының кимүе күзәтелә – узган ел белән чагыштырганда бәхетсезлек очраклары саны 30%-ка, ә үлем белән тәмамланган очракла 14 %-ка кимеде. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу яхшы күрсәткеч, һәм җитештерү һәм төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне катгый контрольдә тотуны дәвам итәргә кушты.
«Сезнең эшегездә компромисслар булырга тиеш түгел, ваемсызлык өчен түләү артык зур. Казанда 150 төзелеш мәйданчыгы бар, аларда меңләгән кеше эшли, шуңа күрә хезмәтне саклау таләпләре тайпылышсыз үтәлергә тиеш, мин бу эшне көндәлек контрольдә тотуыгызны сорыйм», – диде ул.
Агымдагы елның 8 аенда Казан Башкарма комитетына бәхетсезлек очраклары турында 40 хәбәр килгән, бу алдагы чорга караганда өчтән бергә кимрәк, дип хәбәр итте Икътисади үсеш комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Минһаҗева. Тикшерү барышында 24 бәхетсезлек очрагы җитештерү очраклары дип танылды, шуларның 18-е – авыр нәтиҗәләр белән, 6-сы үлем белән тәмамланган.
«Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бәхетсезлек очракларының квалификациясен исәпкә алып, 10 җитештерү очрагы булмаган, ягъни турыдан-туры хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле түгел, гомуми авыру фонында хезмәткәрнең сәламәтлеге торышы кинәт начарлану нәтиҗәсендә килеп чыккан – бу инсульт яки инфаркт очраклары», – дип хәбәр итте Гүзәл Минһаҗева. Ул искәртеп узганча, эш бирүчеләр хезмәткәрләргә диспансеризация узу кирәклеге турында вакытында хәбәр итәргә, хезмәткәрләрне үз сәламәтлекләрен күзәтергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга стимуллаштырырга тиеш.
Иң күп бәхетсезлек очраклары җитештерү һәм төзелеш тармакларында булган. Шул ук вакытта, Г.Минһаҗева сүзләренчә, инде икенче ел рәттән Казанда төзелеш тармагы күрсәткечләр буенча имгәнү куркынычы булып саналмый. Моннан тыш, Татарстан башкаласы республикада төзелеш темплары буенча алда бара.
Гомумән алганда, ел башыннан Казанның 50 эре төзүчесе эше тикшерелде – бу 232 подрядчы оешма һәм 60 төзелеш объекты. Г.Минһаҗева сүзләренә караганда, шәһәрнең төзүчеләре һәм подрядчы оешмалары эшче төркемнең кисәтүләренә оператив рәвештә җавап бирәләр, тупас бозуларны бетерү эшләрен туктаталар һәм тулаем алганда, оешмаларда хезмәтне саклау белән идарә итү системасы булдырылган. Әмма, аерым алганда, генподрядчылар башка регионнардан оешмалар булган очракларда искәрмәләр дә була. Г.Минһаҗева Удмуртия республикаларыннан һәм Марий Элдан хокук бозучы оешмаларны мисалга китерде.
«Хезмәтне саклау буенча документларның күбесе гамәлдәге законнарга туры килми, хезмәткәрләр укытылмаган, оешмада хезмәтне саклау системасы булдырылмаган», – дип сөйләде спикер. Барлыгы 40-тан артык хокук бозу очрагы теркәлгән, аларның иң ешы – шәхси саклану чаралары, иминият трослары, поясы яки бәйләү чаралары булмау, материалларны котлован кырына туплау, юллар һәм пролетлар ябылмау, бу еш кына эшчеләрнең биектән егылып төшүенә сәбәп булып тора».
Г.Минһаҗева хәбәр иткәнчә, координация советы хезмәтне саклау буенча экспертлар белән берлектә комплекслы ярдәм турында карар кабул итте – генподрядчы-тәртип бозучы өчен документлар әзерләүдә дә, шулай ук объектларда тәртип урнаштыру турында. «10 көн дәвамында без кирәкле документларны тулысынча эшли һәм раслый алдык һәм, контроль-күзәтчелек органнарын җәлеп итмичә, төзелеш мәйданчыкларында хокук бозуларны бетерүгә ирештек. Хәзер подрядчыга тәртип сакларга гына кала», – дип билгеләде ул.
Төзелеш объектларыннан тыш, хезмәтне саклауның координация советы күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясаганда подрядчыларның эшен тикшереп тора. «Ел ахырына кадәр без, мөмкин кадәр күбрәк йортларны колачлау өчен, мондый объектларга чыгуны дәвам итәргә планлаштырабыз», – дип хәбәр итте спикер.