Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2023, 12:28

И.Метшин Казанда инклюзия турында: «Без моның белән әлләнигә бер искә төшкәндә генә шөгыльләнмибез, сүз системалы эш турында бара»

Горки-Әмәт урманында һәм ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен идарәле чаналарны бушлай прокатка алу оештырылды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар, Татьяна Марюхова). Горки-Әмәт урманында һәм ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен идарәле чаналарны бушлай прокатлау оештырылды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова хәбәр итте. Дирекция сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җәмәгать киңлекләрендә чаралар оештыруда ярдәм итә ала торган җәмгыятьләр һәм эшмәкәрләр белән хезмәттәшлеккә әзер, дип өстәде ул.

Казан Мэры Илсур Метшин инклюзия темасына аерым игътибар бирергә чакырды. «Без әлеге эш белән әлләнигә бер искә төшкәндә генә шөгыльләнмибез, сүз системалы эш, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус шартлар тудыру турында бара. Мин Казан Башкарма комитеты бүлекчәләре җитәкчеләреннән һәм шәһәр эшмәкәрләре берләшмәләреннән, югары уку йортларыннан һәм социаль объектлардан моңа зур игътибар бирүләрен сорыйм. Бу ел инклюзия үсешендә яңа адым булсын», - диде ул.

А.Латыйпова билгеләп үткәнчә, паркларда һәм скверларда кышкы күңел ачу программасын формалаштырганда инклюзия темасына аерым игътибар бирелгән. «Салават Күпере торак районында иҗади остаханә ачылды, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укытучы мастер-класслар үткәрә. Шундый мастер-классларның берсендә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар булды, алар өчен яңа парк буенча экскурсия уздырылды. Шулай ук узган ялларда сурдотәрҗемәче озатуында ишетмәүче кешеләр җәмгыяте әгъзалары өчен хайкинг узды. Аккош күле урман паркы территориясендә актив җәяүле прогулка оештырылды», – дип сөйләде Айгөл Латыйпова.

Казан Башкарма комитетының Парклар һәм скверлар дирекциясе парк һәм скверларда чараларны оештыруны дәвам итәчәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бушлай идарәле чаналарны пркатлау сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.01.2023
Видеорепортаж
23.01.2023 11:44
Казан паркларында кышкы программа чараларында 95 меңнән артык кеше булды
Барлык яңалыклар