Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2019, 17:14

И.Метшин "Салават күпере" торак комплексы турында: "Социаль инфраструктура булдыру белән без соңга калмаска тырышабыз"

Микрорайонда яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, шулай ук җәмәгать транспортының яңа маршрутларын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). "Салават күпере" торак комплексында социаль инфраструктураны үстерү дәвам итәчәк. Якын арада торак комплекста яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү планлаштырыла. Моннан тыш, җәмәгать транспортының яңа маршрутларын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

"Салават күпере" торак комплексын үстерү перспективалары турындагы мәсьәлә белән Мэрга Казан шәһәре Думасы депутаты Сергей Черепанов мөрәҗәгать итте. "Район тиз үсеш ала, әмма кешеләрнең социаль инфраструктура буенча сораулары күп", - дип билгеләп үтте ул һәм иң кискен мәсьәләләрнең берсе – транспорт инфраструктурасы, дип өстәде. Бүген Горький шоссесы автомобильләр чамадан тыш күп, шуңа күрә юл-дублер төзү зарур, дип билгеләп үтте ул һәм якын киләчәккә инфраструктураны үстерү планнары белән кызыксынды.

Мэр билгеләп үткәнчә, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан алып барыла торган "Салават күпере" торак комплексында торак төзелеше казанлыларга уңайлы фатирлар алырга мөмкинлек бирә. "Социаль инфраструктура булдыру белән без соңга калмаска тырышабыз. 1 сентябрьдә 1224 урынга, бассейны, спорт заллары булган мәктәп файдалануга тапшырылды. 700 урынга 2 балалар бакчасы төзелде. Бүген тагын 3 балалар бакчасы төзелә һәм тагын бер яңа мәктәп салына, шуңа күрә мәгариф белән мәсьәләне хәл итәчәкбез", - дип искәртте И.Метшин һәм торак комплекста полиция бүлеге, сәламәтлек саклау учреждениеләре ачылды, әйтик, күптән түгел генә ачылган 4-нче балалар сырхаухынәсе филиалы һәм башка социаль объектлар.

Транспорт инфраструктурасын үстерүгә бүлеп бирелгән акчага "Оргсинтез" һәм Мәскәү районы аша микрорайоннан маршрутлар оештырылган. "Тулаем алганда, без проектлыйбыз, хезмәттәшләребез белән әлеге мөһим микрорайондагы җәмәгать транспортын оештыру мәсьәләләре белән аерым шөгыльләнәбез. Эшләр бара", - дип билгеләде Мэр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, юллар төзелеше проблемасы инфраструктураның җитәрлек дәрәҗәдә үсүенә бәйле, һәм киләчәктә бу проблема хәл ителәчәк. "Салават күпере" буенча да без бу хакта сөйлибез: кешеләр даими рәвештә үзәккә, аннары кире йөри. Барлык хезмәтләр дә, мөмкинлекләр дә ачык булсын өчен, яшәү урыны буенча тулы күләмдә шартлар тудырырга кирәк", - дип йомгак ясады ТР Президенты.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе, 26.02.2019
Видеорепортаж
26.02.2019 13:30
Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясендә Казан Мэрының хисабы, 26.02.2019
Барлык яңалыклар