Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.11.2021, 14:32

И.Метшин Вознесение тракты турында: «Ике-өч ел узып китәр, һәм бу искиткеч уңайлы торак районнары булган яңа Казанга әйләнер»

Юл төзүчеләр Җиңү проспекты һәм Гвардия урамы киселешендә ике җир асты тоннелен төзергә кереште.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Казанда

Вознесение трактының беренче этабын төзү барышында Җиңү проспекты һәм Гвардия урамы астында Әмәт магистрале белән кисешкән урында тоннельләр төзү башланды. Юлның беренче участогының озынлыгы – Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр – 4 км диярлек, киңлеге – һәр якка өчәр полоса, 13-17 метр.

Шәһәр үсеше өчен мөһим магистральләрнең берсенең төзелеше барышы белән бүген объектка матбугат туры вакытында Казан Мэры Илсур Метшин һәм шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары танышты. «Вознесение тракты төзелеп беткәч, кешеләр аңа бик тиз ияләшә башлар, аларга монда һәрвакыт шулай булган кебек тоелыр. Хәзер монда зур күләмле эшләр алып барыла, әмма ике-өч ел узар, һәм бу XXI гасырның искиткеч уңайлы торак районнары булган яңа Казанга әйләнер», – дип ышана шәһәр башлыгы.

Объектта көн саен 300-гә якын эшче һәм 130 берәмлек техника эшли

Вознесение трактының беренче этабын төзү быел башланды. Вознесение тракты белән Җиңү проспекты кисешкән җирдә тоннель тибындагы ике юлүткәргеч төзү өчен төзүчеләр 1,2 км озынлыктагы юл салганнар, тагын берсе 890 м озынлыкта – ул Гвардия урамы белән кисешкән урында. Хәзер транспорт хәрәкәте шушы әйләнгеч юллар буенча оештырылган.

Әлеге ике тоннельдән тыш, Вознесение трактының беренче этабы кысаларында өч җир асты җәяүлеләр кичүе һәм бер күпер төзү каралган.

Вознесение тракты һәм Гвардия урамы киселешендәге тоннель тибындагы юлүткәргеч

Вознесение тракты һәм Җиңү проспекты киселешендәге тоннель тибындагы юлүткәргеч

Беренче этапның гомуми смета бәясе – 12 млрд 200 млн сум тәшкил итә. Быел 7 млрд сумлык контракт төзелгән.

Вознесение тракты төзелеше 1969 елда Казанның Генераль планында ук салынган иде, дип билгеләп үтте И.Метшин. «Безгә кадәр яшәгән кешеләр бу турыда хыялланган, ниһаять, без монда бик җитди эш башлап җибәрдек», – дип өстәде ул.

Объектта көн саен 300-гә якын эшче һәм 130-140 берәмлек техника – үзбушаткычлар, краннар, бораулау җайланмалары, экскаваторлар, бульдозерлар, грейдерлар, төягечләр эшли. Шуңа да карамастан, объектта 200 эшче җитми. «Бу безнең өчен зур проблема – мондый масштаблы проектлар бер үк вакытта Казанда гына түгел, бөтен республика буенча тормышка ашырылган вакытта, кадрлар җитмәү барлыкка килә. Без һәрбер эшче, машина йөртүче өчен көрәшәбез. Бу вакытлы кыенлыклар, аларны җиңеп була», – дип билгеләде Мэр.

Хәзер объектта инженерлык коммуникацияләре чыгарылды, ясалма корылмалар төзелә, дип сөйләде И.Метшинга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. «Җиңү проспектында бораулау свайлары урнаштырылган, тоннель төбенә яңгыр канализациясе салу тәмамлана, ул бөтен Вознесение трактыннан су җыюны тәэмин итәчәк. Моннан тыш, җәяүлеләр өчен җир асты кичүләре дә төзелә. Параллель рәвештә юл киемнәре һәм җир эшләре алып барыла», – диде ул.

И.Куляжев сүзләренә караганда, яңгыр канализацияләрен салудан соң монолит плитә һәм түшәмәләрне урнаштыру эшләре башланачак.

Беренче этапның төп эшләрен киләсе елның сентябрендә төгәлләү планлаштырыла, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

«Юл үсеш өчен депрессив сәнәгать зонасын ача»

Яңа юл Мамадыш трактын бушатып кына калмаячак, Вознесение, Олы Клыки, Самосырово, Салмачы, Привольный, Вишневка бистәләрендә, «Весна» һәм «Светлая Долина» торак комплексларында юл проблемаларын өлешчә хәл итәчәк. Моннан тыш, яңа магистраль төзү Совет районында Ватан, Даурия, Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары чикләрендә гомуми мәйданы 293 гектар булган территорияне үстерүгә этәргеч булды. «Бу юл үсеш өчен депрессив сәнәгать зонасын ача, – диде И.Метшин. – Биредә, матур, заманча, социаль инфраструктуралы микрорайонда 40 мең кеше яшәячәк. Алар өчен 36 га парк, сквер, яшел үсентеләр оештырылачак. Бу территорияләрне бүген без халыкның уңайлы мохите нинди булачагын аңлап проектлыйбыз».

Март аенда расланган планлаштыру проекты нигезендә, биредә 11 торак комплексы, шулай ук транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары, социаль объектлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, шулай ук поликлиника төзү күздә тотыла. Планлаштыруга комплекслы якын килү аны Вознесение тракты белән бәйләргә һәм инженер инфраструктурасын үстерүне күздә тотарга мөмкинлек бирде.

Проектлаштыруга заманча алымнар киләчәктә юл хәрәкәтен оештыруда ярдәм итәчәк – микрорайонда яшәүчеләр саны күп булуга карамастан, керү юлларын төзекләндерү аркасында тоткарлыклар булмаячак. «Төп юлның озынлыгы 4 км чамасы тәшкил итә, тагын 6,2 км съездларга һәм керү юлларына туры килә. Бу чыннан да очып китү магистрале булачак, – дип ассызыклады Мэр. – Мамадыш тракты бик күптәннән проектланган, һәм юлга тоташу урыннары оештырылмаган: виадуклар, тоннельләр юк. Ә монда хәтта шундый кыска участокта да ике тоннель, өч җир асты кичүе һәм тимер юл өстендә күпер кичүе булачак. Без транспорт үтүен тәэмин итү белән бәйле ситуацияне исәпкә алабыз».

Бу ел Казан өчен юл эшләре күләме буенча рекордлы булды. Юлларны төзү һәм капиталь ремонтлау өчен акча төрле программалар буенча бүленгән – шул исәптән «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты, «Безнең ишегалды» республика программасы һәм башкалар – барысы 14,7 млрд сум. «Без моның өчен федераль хөкүмәткә дә, республика Президенты Рөстәм Миңнехановка да чын күңелдән рәхмәтле», – диде Мэр.

Исегезгә төшерәбез, быел яңа юл объектлары төзелешенә 8 млрд. сум акча юнәлтелде. Шулай итеп, Зур Казан боҗрасын, Вознесение трактын, Горький Шоссесының дублер-юлын һәм Оренбург трактында борылыш төенен төзү эшләре алып барыла. Шул ук вакытта шәһәрдә быел 145 шәһәр урамы, 13 бистәдә 22 юл, квартал эчендәге 2 млн кв. м мәйдандагы юллар ремонтланган.

Фоторепортаж
Вознесение трактында ике җир асты тоннеле төзелә башлады
Видеорепортаж
09.11.2021 14:19
Вознесение трактында ике җир асты тоннеле төзелә башлады
Барлык яңалыклар