Татарстан башкаласында җәмәгать урыннарында һәм шәһәр урамнарында кылынган юл-транспорт һәлакәтләре һәм җинаятьләр саны кимегән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). Ел башыннан Казанда 19,5 мең җинаять теркәлгән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 4 процентка кимрәк. Шулай итеп, шәхескә һәм милеккә каршы җинаятьләр, талау, урлау һәм караклык саны кимегән. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында һәм шәһәр урамнарында да җинаятьләр азрак кылынган. «Куркынычсызлык – теләсә кайсы шәһәрнең тормыш сыйфатын билгеләүче иң мөһим критерийларның берсе. Бүген Казанның илнең иң куркынычсыз шәһәрләреннән берсе булуы – шәһәр халкының һәм Эчке эшләр идарәсе шәхси составының зур казанышы. Җинаятьләр саны кимү, шулай ук авыр җинаятьләрнең 100 процент нәтиҗәлелеге моңа дәлил булып тора», – диде бүген Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә.
Иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә видеокүзәтү системалары зур ярдәм күрсәтә, дип билгеләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин. Бүгенге көндә камералар белән Казанның торак секторының яртысыннан артыгы җиһазланган, Казан парклары һәм скверлары видеомониторинг белән колачланган. «Имин шәһәр» һәм «Куркынычсыз ишегалды» программалары ярдәмендә шәһәрдә 12 меңнән артык видеокүзәтү камерасы эшли, аларны куллану нәтиҗәсендә 700 җинаять ачылган һәм 800 административ хокук бозу ачыкланган», – диде ул.
Наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш – полициия хезмәткәрләренең махсус контролендә тора. Бер ел эчендә 786 наркоҗинаять ачыкланган, шул исәптән 153 сату факты буенча. А.Мищихин шәһәр территориясендә законсыз әйләнештән төрле чыгышлы 43,5 кг наркотик алынды, 8 канал ябылды, шул исәптән бер халыкара канал, дип сөйләде. Җинаять җаваплылыгына тартылучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 532-дән 688-гә кадәр арткан.
Шулай ук 1383 икътисадый җинаять теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Аларның өчтән бер өлешеннән артыгы коррупция юнәлешендә – ачыкланган вазыйфаи җинаятьләр саны, шул исәптән ришвәтчелек фактлары саны арткан. Икътисадый җинаятьләрдән гомуми зыян миллиард ярым сумнан артык тәшкил иткән, җинаять эшләрен тикшерү барышында 2,5 млрд сум тирәсе кире кайтарылган.
Алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы торуга зур игътибар бирелә. Полиция хезмәткәрләре 2021 елда сәүдә объектларына 1700 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча 78 административ беркетмә төзелгән. 7 җинаять буенча җинаять эше кузгатылган. Законсыз әйләнештән 13 мең литр алкоголь продукциясе алынган.
Законсыз уен эшчәнлегенә каршы тору эше даими контрольдә тотыла. 19 яшерен уен салоны эше туктатылган, 403 уен җиһазы тартып алынган, 9 җинаять эше кузгатылган.
Чыгышы вакытында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре буенча мәгълүматлар китерде. Аларның саны 19%-ка кимегән, һәлак булучылар саны дүрттән бер өлешкә кимегән. Транспорт йөртүчеләр гаебе белән Казанда барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 80%-ы булган. Алар гаебе белән 19 кеше һәлак булган, тагын 1127 кеше яраланган. Шул ук вакытта быел исерек хәлдә кылынган юл-транспорт һәлакәтләре санының 53,6%-ка кимүе күзәтелә.
«Шәһәр полициясе тарафыннан шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар тикшерелә. Санитар-эпидемиологик нормаларны бозган өчен административ җаваплылыкка якынча 2300 вазыйфаи зат, шәхси эшмәкәр һәм юридик затлар җәлеп ителгән», – дип йомгаклады докладчы.