Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.12.2019, 11:33

И. Метшин яңа футбол манежлары төзү турында: «Берничә дистә команда өчен бу бик зур бүләк»

Татарстанда дүрт футбол манежы төзелешенә старт бирелде, аларның икесе Казанда – Чуйков урамында һәм Танк урамында урнашачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь, Алена Мирошниченко). Татарстанда дүрт футбол манежы төзелешенә старт бирелде, аларның икесе Казанда – Чуйков урамында һәм Танк урамында төзеләчәк, дип хәбәр итте узган ялларда ТР ПрезидентыРөстәм Миңнеханов. «Күн туп» ярышларында катнашучы берничә дистә ишегалды командасы өчен бу Яңа ел алдыннан бик зур бүләк. Президент киләсе елда ике комплексны да тапшырачакбыз дип вәгъдә итте», - диде бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.

Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә бердәнбер футбол-җиңел атлетика манежы бар (Үзәк стадионда урнашкан - мөх. иск.), ул ел әйләнәсе тренировкалар һәм футбол буенча ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирә. Спорт мәктәпләрендә бу спорт төре белән 2 меңнән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. «Әмма манежда чаралар күп булу сәбәпле, барлык яшь спортчылар өчен дә тренировкалар процессын оештыруны тулысынча тәэмин итү мөмкин түгел. Ябык манежлар төзү югары квалификацияле спортчылар әзерләү өчен шартлар тудырырга һәм спорт резервын үстерүдә үсеш бирәчәк», – дип ассызыклады спорт комитетының яңа җитәкчесе.

Ул шулай ук Чуйков урамы буенча урнашкан манежда футбол буенча гына түгел, регби буенча да тренировкалар уздыру мөмкинлеге булачагын билгеләп үтте. Ике спорт мәйданчыгы да җәмәгать киңлекләре янында урнашачак: Чуйков урамындагы манеж - Җиңү паркы янында, ә Танк, Мәүлетов һәм Бертуган Касыймовлар урамнары чигендәге территориядә барлыкка киләчәк манеж янында яңа паркны төзекләндерү планлаштырыла.

Яңа спорт корылмалары төзеләчәк районда күп кеше яши, дип ассызыклады Илсур Метшин. «Идел буе районы микрорайонында гына да 45 мең бала бар. Анда үз традицияләре булган «Приволжанин» спорт мәктәбе эшли, әмма миңа әти-әниләр килеп егетләрнең уңышлары булуын, әмма базасы юклыгын җиткерделәр. Гомумән алганда, бездә дистәдән артык спорт мәктәбе һәм берничә дистә ишегалды командасы бар. Алар өчен яңа объектлар - зур бүләк», - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.12.2019
Видеорепортаж
09.12.2019 10:25
Кышын Казанда 19 шугалак, 78 хоккей тартмасы һәм 8 яктыртылган чаңгы трассасы эшләячәк
Барлык яңалыклар