Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2019, 13:40

И.Метшин Зур Казан боҗрасы төзелеше турында: «Бу - безнең көтеп алынган транспорт артериясе»

Казан Мэры Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге яңа юл участогы төзелеше белән танышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге яңа юл участогы төзелешенең арадаш нәтиҗәләре белән шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары катнашындагы матбугат туры барышында танышты. 800 м озынлыктагы Ферма шоссесы һәм җәяүлеләр кичүе өстендә юл үткәргече булган дүрт полосалы юл Зур Казан боҗрасының бер өлешенә әйләнәчәк. Төзелә торган участокта эшләр 30%-ка башкарылган. Төзүчеләр юлны киләсе елның август ахырына тапшырырга планлаштыралар.

Әлеге эшләргә 140 кеше һәм 28 берәмлек техника җәлеп ителгән

Төзелеш биредә агымдагы елның 6-нчы июлендә «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча старт алды. Беренче этапның проект-смета документларын «Татдорпроект» институты» акционерлык җәмгыяте эшләгән. Проектның заказчысы – «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе, подрядчы оешма – «Татарстан Республикасы күперләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Бу участокны төзү – Булатов урамыннан алып Тихорецк урамына кадәр 2 км озынлыктагы шәһәргә кирәк булган «тоташтыргыч» юл  булдыруның беренче этабы. «Тоташтыргыч» юл Җиңү проспекты һәм Бакый Урманче урамын Тихорецк урамы аша Магистраль урамы белән тоташтырачак. Шулай итеп, Идел һәм Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын (күлләрдән көнбатышка таба урнашкан) шәһәрнең торак өлеше белән кыска юл тоташтырачак. Бу шәһәрдәге гомуми транспорт ситуациясен сизелерлек яхшыртачак һәм Зур Казан боҗрасы ябылуга тагын бер адым булачак.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы 2010 елдан өзлексез хәрәкәтне оештыру өчен боҗралы шәһәр магистрале буларак төзелә. 2013 елгы Универсиада алдыннан Ямашев проспекты һәм Җиңү проспекты буенча Зур казан боҗрасы участогы реконструкцияләнде, Декабристлар һәм Лена урамнары, Әмирхан проспекты һәм Ямашев проспекты, Җиңү проспекты һәм Зорге урамнары киселешендәге чишелешләр төзелде.

Илсур Метшин Мидхәт Булатов урамыннан Ферма шоссесына кадәр юл участогы буйлап узды, подрядчылар һәм төзүчеләр белән аралашты. Бүгенге көндә эшләр график буенча бара, аларда 140 кеше һәм 28 берәмлек техника эшли.

«Хәзерге вакытта төзелә торган Зур Казан боҗрасының участогына 1969 елның Генераль планы буенча нигез салынды. Бу – безнең көтеп алынган транспорт артериясе, иң әһәмиятлеләрдән, - дип ассызыклады И.Метшин. - Бүген Универсиада проспектында, Павлюхин урамында, Танк боҗрасында «час пик» сәгатьләрендә - бөке. Юлның беренче чираты исә бу участокларны бушатырга мөмкинлек бирәчәк».

Хәзерге вакытта грунт әзерләү дәвам итә – 160 мең кубометрдан артык, шул исәптән төзелеш һәм көнкүреш чүбе чыгарылган. Инженерлык коммуникацияләре күчерелә – газүткәргечне үзгәртеп кору тәмамланган, су белән тәэмин итү һәм элемтә челтәрләрен үзгәртеп кору эшләренең күп өлеше башкарылган. «Барысы да график буенча бара, артта калышулар юк. Хәзерге вакытта бораулау субайлары урнаштыру, терәк диварларны бетонлаштыру эшләре бара», – дип хәбәр итте Мэрга «Татарстан Республикасы күперләре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Ринат Мөхъянов. Эшләр 30%-ка башкарылган, алар кыш буе дәвам итәчәк.

Эшләр комплексында шулай ук яңгыр канализацияләре челтәрләре, яктырту системалары, трамвай линиясе һәм юл хәрәкәте иминлеге элементларын төзү каралган. «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе директорының төзелеш буенча урынбасары Руслан Мусин әйтүенчә, участокны вакытында төзеп бетерү һәм юл буенча хәрәкәтне киләсе елның август ахырына эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

«Подрядчы объектны ТАССРның 100 еллыгына тапшырыр дигән ышаныч бар»

Дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) беренче класслы гомумшәһәр урамы категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында ике трамвай юлы өчен 9,5 м киңлектәге аерым полоса салыначак, ә тротуарның киңлеге 2-дән 4,5 метрга кадәр тәшкил итәчәк. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 метрга якын озынлык һәм 36 метр киңлектәге транспорт хәрәкәтенең 4 полосасы белән юлүткәргеч төзеләчәк.

Казан Мэры әлеге участокның иң катлаулы участок булуын да билгеләп үтте. Проблемалар инженерлык коммуникацияләрен күчерү белән дә, төзелеш зонасына эләккән 75 йортта яшәүчеләрне күчерү белән дә бәйле иде. Әмма бүгенге көндә барлык эшләр дә график буенча бара. «Шул ук вакытта эш күләме белән подрядчы объектны Татарстан Республикасы юбилеена, аның 100 еллыгына тапшырыр һәм шәһәрлеләр бу транспорт артериясеннән файдалану мөмкинлегенә ия булыр, дигән ышаныч бар», - диде шәһәр башлыгы.

Юл төзүнең беренче этабына – Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр - 2 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Аның 1 млрд сумы - федераль бюджеттан, калганы – республика бюджетыннан, дип хәбәр итте Руслан Мусин.

«Төзелеш бара торган участокта соңгы йорт мәсьәләсе хәл ителде»

Зур Казан боҗрасының Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге яңа участогында шәхси торак йортлар һәм бакча участоклары – шәхси торак йортлары булган барлыгы 17 җир участогы, төзелешле 57 бакча участогы һәм 2 сәүдә павильоны төзелә. Күчемсез милек хуҗаларыннан базар бәясе буенча сатып алына, ул бәйсез экспертларның бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнә. «Кичә төзелеш барган участокта соңгы йорт мәсьәләсен хәл иттеләр», – дип җиткерде Казан Мэрына Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең гомуми бүлек башлыгы урынбасары Руслан Вәлиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 57 объектны күчерү турында карар кабул ителгән. «Иң авыры - суд процесслары. Бүген алар биш йорт буенча уза», - диде ул. Иң «тыныч» булып Борисково урамы буенча урнашкан участок булды, анда карар 17 йортның 14-е буенча кабул ителде. Калган милекчеләр участокларны ызанлау, мирасны яңадан рәсмиләштерү яки аңа керү процессларын тәмамлый, дип өстәде Р.Вәлиев.

Быел Казанда юл эшләренә барлыгы 6 млрд 300 млн сум бүлеп бирелгән, шуның 2 млрд 350 млн сумы - «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында. Ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә 1 млрд. сум акча тотылган.

Яңа юл төзелешен шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар карады.
Фоторепортаж
Казан Мэры Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге яңа юл участогы төзелеше белән танышты
Видеорепортаж
08.10.2019 11:43
Казан Мэры Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге яңа юл участогы төзелеше белән танышты
Барлык яңалыклар