Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.09.2021, 11:44

И.Метшин яктырту терәкләрендәге реклама турында: «Эчке эшләр идарәсе белән бергә нәтиҗәле чаралар көтәм – телефоннар, видеокамералар, шәхси состав бар»

Шәһәр башлыгы законсыз рәвештә реклама белдерүләрен ябыштыруны ачыкларга кушты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетына Эчке эшләр идарәсе белән берлектә тышкы яктырту баганаларында законсыз рәвештә белдерүләр ябыштыручы тәртип бозучыларга карата идарә табарга кушты. Эшлекле дүшәмбедәге проблема турында «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков искәртте. Аның сүзләренә караганда, контракт белән терәкләрне чистарту вакыты аралыгы билгеләнмәсә дә, предприятие даими рәвештә бу эшне башкара, әмма игъланнарны ябыштыруны дәвам итәләр. Шул ук вакытта листовкаларда күрсәтелгән номерлар буенча автошалтыратулар нәтиҗә бирми.

Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бу проблеманы полиция белән бергә хәл итәргә кирәк. «Без бу мәсьәлә белән беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Эчке эшләр министрлыгы белән бергә җыелырга кирәк, бу бит милекне бозу, һәм тиешле административ җәза бар. Кабат хокук бозганда – җинаять җәзасы. «Казэнерго» һәм башка милекчеләрдән гаризалар булырга тиеш», –дип билгеләде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы шулай ук баганаларда видеокамералар урнаштырылган булуга игътибарны юнәлтте, һәм алар буенча шулай ук хокук бозучыларны ачыкларга мөмкин. «Без үз вакытында видеокамералар һәм видеокүзәтү буенча преференцияләр ни өчен бирдек? Әгәр камералар юк икән, аларны өстәмә рәвештә чатларда урнаштырырга кирәк. Без шәһәрне төзекләндерүгә, тышкы кыяфәтенә һәм чисталыгына шундый игътибар бирәбез, ә моны хәл итә алмыйбыз. Эчке эшләр идарәсе белән бергә нәтиҗәле чаралар көтәм. Телефоннар, видеокамералар, шәхси состав бар. Штабтан чыгыгыз һәм бу явызларны тотыгыз», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.09.2021
Видеорепортаж
06.09.2021 10:55

2021 елда Казанда тышкы яктыртуның 5926 яңа яктырткычы урнаштырылган

Барлык яңалыклар