Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2022, 11:40

И.Метшин торак йортларга җылылык бирү турында: «Халык белән диалогта булуыгызны һәм аларның теләкләрен тыңлавыгызны сорыйм»

Казанда җылылык бирү сезоны башлану мәсьәләләре буенча кайнар линияләр эшли башлады.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы сентябрь). Бүген Казанның торак йортларына җылылык җибәреләчәк. Шәһәр Мэры Илсур Метшин Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә халыкның мөрәҗәгатьләре буенча эшләргә һәм җылытуны тоташтырганда аларның теләкләрен исәпкә алырга кушты.

«Салкын сентябрьне уздык диярлек. Күпчелек социаль учреждениеләрдә җылылык бар инде. Торак фонды буенча хәлләр төрле: һәрвакыттагыча, җылыны тизрәк бирүне таләп итүчеләр һәм көтәргә әзер кешеләр дә бар. Шуңа күрә халык белән диалогта булуыгызны һәм аларның теләкләрен игътибар белән тыңлавыгызны үтенәм», – дип мөрәҗәгать итте Мэр район администрацияләре башлыкларына һәм идарәче компанияләр җитәкчеләренә. – Температура режимын исәпкә алып, җылылыкны әкренләп бирә башлыйк».

Шәһәрлеләр өчен җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли башлады. Казанда яшәүчеләр түбәндәге оешмаларга мөрәҗәгать итә ала:

Торак-коммуналь хуҗалык комитетына: +7(843)590-96-22, +7(843)590-96-23;

«Ачык Казан» системасына: +7(843)236-41-23.

Шалтыратулар район администрацияләрендә дә кабул ителә:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)223-22-44;

Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-21-11 (өст.2305);

Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-29-99;

Совет районы: +7(843)223-20-00 (өст. 4311, 4110);

«Иске шәһәр» префектурасы: +7(843)221-49-99.

Исегезгә төшерәбез, җылылык системаларын эш режимына күчерүгә ике атнага кадәр вакыт бирелә – бу вакытта җылылык белән тәэмин итүне җайга салу һәм көйләү эшләре алып барылачак.

Хәзерге вакытта социаль өлкәдәге 461 объектта җылылык бар, шул исәптән 343 балалар бакчасында, 180 мәктәптә, 26 сәламәтлек саклау учреждениесендә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.09.2022
Барлык яңалыклар