Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2023, 14:55

И.Метшин Казанның сәнәгать предприятиеләре турында: «Барысы да диярлек максималь җаваплылык белән чимал һәм комплектлаучы детальләр китерүнең яңа чылбырларын төзи»

Узган ел йомгаклары буенча Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында сәнәгать җитештерүе индексы 120% тәшкил итте.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче март, Диана Жиленкова). 2022 елда Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары предприятиеләрендә хезмәт хакы 22% ка арткан. Шулай ук сәнәгать җитештерүе индексы 120% ка кадәр үскән, тулаем алганда, яңа эш урыннары булдыру буенча да уңай динамика күзәтелә. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә районнар администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте.

«Авырлыкларга карамастан, 2022 ел нәтиҗәләре буенча күп кенә предприятиеләр күтәрелештә, шул исәптән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагылар да, - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. - Барысы да диярлек максималь җаваплылык белән чимал һәм комплектлаучы материаллар белән тәэмин итүнең яңа чылбырларын төзиләр, әзер продукцияне сату буенча яңа партнерлар табалар, логистик мәсьәләләрне хәл итәләр».

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләр социаль мәсьәләләрне хәл итүдән читтә калмый. Мисал итеп, ул узган атнада булган «Казаньоргсинтез»ны китерде. «Күрү һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашу бик файдалы булды. СИБУР компаниясенең социаль сәясәткә яңа алымнары гаҗәпләндерә, аларны акционерлык җәмгыяте турыдан-туры безнең нефть химиясе флагманнары булган предприятиеләребезгә кертте. Шул ук «Казаньоргсинтез» һәм «Нижнекамскнефтехим» һәрвакыт үз тармакларында алдынгы производстволар булды, Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә», – диде Мэр.

СИБУР шактый зур һәм яхшы практика туплаган, ул компаниянең бөтен ил буенча сәнәгать предприятиеләрендә кертелә, дип дәвам итте шәһәр башлыгы. Приоритетлы алымнар арасында хезмәткәрләрне сәламәт туклануга җәлеп итү, хезмәтне саклау шартларына, экология мәсьәләләренә һ.б. игътибарны арттыру бар.

«Казаньоргсинтез»да күргәннәрем – безнең зур һәм кече сәнәгать предприятиеләре, директорлар корпусы өчен үрнәк. Мин ышанам, «Казаньоргсинтез» – үрнәк алырга кирәк булган бердәнбер предприятие түгел», – дип йомгаклады Мэр, журналистларны һәм профсоюзларны мондый компанияләр эшчәнлеге тәҗрибәсен тиражлауга кушылырга чакырды.

Ф.Нурмөхәммәтов сөйләвенчә, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә барлыгы 9 эре предприятие эшли. 2022 елда оборона объектлары продукция чыгаруны арттыра. Самолет һәм вертолет төзелеше предприятиеләрендә чиста табыш, салым түләүләре өлеше дә арта, бу икътисадка уңай йогынты ясый.

Районнар администрациясе башлыгы үз әти-әниләре, әби-бабайлары эшен дәвам итүче хезмәткәрләргә аерым игътибар бирде. Районнарда барлыгы 30 шундый династия бар, аларның һәрберсенең хезмәт стажы 300 елдан артык. «Үз тормышларын «Элекон» заводы белән бәйләгән иң зур хезмәт династияләренең берсенә мисал китерәм, бу Морозовлар гаиләсе, аларның гомуми хезмәт стажы 512 ел тәшкил итә. Предприятие җитәкчеләренә шулай тулы бер буыннар белән эшләргә теләгән шартлар тудырганыгыз өчен зур рәхмәт белдерәсем килә», – диде Ф.Нурмөхәммәтов.

Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.03.2023
Видеорепортаж
20.03.2023 11:47
Быел Казанның Авиатөзелеш районында биш урам ремонтланачак
Барлык яңалыклар