Казанда кризиска каршы штаб булдырылды, аның кысаларында якын арада эшкуарлар белән очрашулар узачак, предприятиеләргә бару эше оештырыла.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, федераль һәм республика дәрәҗәсендә икътисадның риск зонасында калган барлык тармакларына ярдәм итү чаралары эшләнгән инде. «Бу ил хөкүмәте эшли торган өченче чаралар пакеты инде. Эш урыннарын саклап калу, хезмәт хакларын, салымнарны түләүне дәвам итү өчен оборона һәм башка предприятиеләр кирәкле ярдәм алачагына ышаныч бар», - дип билгеләде Илсур Метшин. «Без диңгез буенда яхшы һава торышын көтеп ятмыйбыз – шәһәр штабы булдырылды, аңа җаваплы җитәкчеләр керде», – дип дәвам итте шәһәр башлыгы. Аның фикеренчә, бизнес белән диалогта гына кризиска каршы ярдәм итү чараларын эшләргә мөмкин. «Нинди җитештерү чылбырлары җимерелүен аңларга кирәк. Әйе, бу катлаулы эш, ләкин теләсә кайсы очракта реаль очрашулар, диалог режимында без кыска вакыт эчендә барлык вакыйгаларның картинасын төзергә тиеш. Инде сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес белән очрашулар, консультацияләр планлаштырылган. Бергәләп фикер алышып, хәл итү юлларын табачакбыз, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Бу беренче кризис түгел, әлеге мәсьәләләрне ничек хәл итәргә кирәлекне аңлыйбыз. Бер генә кеше дә проблема белән бергә-бер калмаячак».
Шәһәр башлыгы соңгы ун елда Казанда милли, федераль һәм республика проектлары ярдәмендә зур эш башкарылуын ассызыклады: торак фондының, социаль учреждениеләрнең шактый өлеше капиталь ремонтланды, юлларның 80% тан артыгы норматив хәлгә китерелде, ишегаллары ремонтланды һәм башкалар. Илсур Метшин сүзләренә караганда, алда авырлыклар булырга мөмкин, ләкин уртак көч белән аларны җиңеп чыгып булачак. «Әлбәттә, безне сынаулар көтә. Безнең өчен беркем дә проблемаларны хәл итмәячәк, шуңа күрә бергәләп хәл итү юлларын табарбыз», – дип ассызыклады Казан Мэры.