Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2020, 14:34

И.Метшин күпфатирлы йортларга һәм ишегалларына капиталь ремонт ясау турында: «Халык берләшсә - беркем дә ватмаячак һәм урламаячак»

Казан Мэры Маршал Чуйков урамындагы 12-нче номерлы йортта капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казандагы йортларның берсендә - Маршал Чуйков урамында урнашкан 12-нче номерлы йортта капиталь ремонт барышын тикшерде. Биредә эшләр 60%-ка диярлек башкарылган. Киләсе елда бу йортның ишегалды ремонтланачак һәм төзекләндереләчәк. Быел Казанның 278 йортында капиталь ремонт узачак. Нәтиҗәдә 68 мең шәһәрле үз торак шартларын яхшыртачак.

Мэрга «Уютный дом» идарәче компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Марат Нуриев хәбәр иткәнчә, тугыз катлы йорт 1978 елда төзелгән. Анда 192 кеше яши. Капиталь ремонт кысаларында биредә үзәк җылыту, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация системаларын алыштыру, түбә, фасад һәм подъездларны ремонтлау, электр белән тәэмин итү системасын яңарту планлаштырыла.

Объектта эшләр 8-нче июньдә башланган, бүгенге көнгә алар 58%-ка үтәлгән. Төзүчеләр инде подвалда барлык коммуникацияләрне алыштырганнар һәм фатирлар эчендәге эшләргә күчкәннәр, шулай ук түбәне ачуга һәм подъездда ремонт ясауга керешкәннәр. Бу елның 20-нче ноябренә кадәр ремонт эшләрен төгәлләү планлаштырыла.

Биредә 42 ел яшәгән Флүрә Искәндәрова Мэрга эшчеләргә карата шелтәләр юк, дип белдерде. «Күрәм, эшчеләр тырышалар, хәтта кичке тугызга кадәр дә эшлиләр», - дип билгеләп үтте ул. 83 яшьлек Флюра Искәндәрова - чирәмдәге хоккей буенча атказанган тренер. Пенсиягә чыгу аның спортка тартылуын туктатмады. «Мин монда күчеп килгәч тә, ишегалдында өстәл теннисы куйдым, үз бакчамнан розалар алып килдем, волейбол мәйданчыгы урнаштырырга теләдем. Мин хәтта ятьмәләр һәм туплар да таптым, миңа егетләр ярдәм итте, ә идарәче компаниядән хәтта трактор да бирделәр. Ләкин эш шунда ки, мәйданчык өчен куелган торбаларны һәм мин алып килгән чәчәкләрне урладылар. Минем үз оныгым Ленинградта яши, ләкин монда уйнарга урыннары булмаган башка балалар да бар», - дип уртаклашты шәһәр башлыгы белән йортта яшәүче ханым.

«Без шелтәләр, теләкләр ишетү өчен килдек тә. Җәйге сезон дәвам иткәндә, без төп эшләрне төгәлләргә телибез. Ә капиталь ремонттан соң киләсе елга без ишегалларына капиталь ремонт белән килербез», - диде Илсур Метшин.

Биредә территорияләрне яшелләндерү, юл өслеген асфальтлау, яңа балалар мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев сүзләренчә, йорт янында волейбол мәйданчыгы һәм өстәл теннисы булган сквер барлыкка киләчәк. Ул шулай ук якындагы мәктәп территориясендә бик яхшы футбол кыры барлыгын билгеләп үтте, ул һәркем өчен ачык, аннан әлеге йортта яшәүчеләр дә файдалана ала.

«Без бөтен әйбер дә мәктәп эчендә булган вакытта үстек. Бүген без алга таба атлыйбыз. Хәзер, президент программасы ярдәмендә, без ишегалларында да уңайлыклар тудырабыз, - диде Казан Мэры. - Шулай булгач, без киләсе елда ишегалларына капиталь ремонт белән килгәч, мин сездән шулай ук эшкә актив кушылуыгызны, биредә күрергә теләгәннәрне әйтүегезне, проектлауда катнашуыгызны, халыкның фикерен белдерүегезне үтенәм. Әйтергә кирәк, хәзер казанлыларның үз-үзләрен тотышы үзгәрде. Чөнки халык берләшсә - беркем дә ватмаячак һәм урламаячак».

Карауда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
И.Метшин Маршал Чуйков урамындагы 12-нче номерлы йортта капиталь ремонт барышы белән танышты
Видеорепортаж
07.07.2020 13:32
И.Метшин Маршал Чуйков урамындагы 12-нче номерлы йортта капиталь ремонт барышы белән танышты
Барлык яңалыклар