Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2025, 14:00

И.Метшин Мәгариф хезмәткәрләре йорты турында: «Мондый үзәкнең әйдәп баручы җитәкчесе булырга тиеш»

Казанда Мәгариф хезмәткәрләре йортын төзү эшләре тәмамлана

Казан шәһәре KZN.RU фотосы

Казанда Мәгариф хезмәткәрләре йортын төзү эшләре тәмамлана. Хәзерге вакытта Мәгариф идарәсе төп вазифаларга кандидатлар сайлау, бинаның эчке интерьерларын һәм дизайнын килештерү белән шөгыльләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге үзәк башкала мәгарифенең методик базасына әйләнәчәк. Ул республика, ил күләмендә һәм чит төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак. «Әлбәттә, мондый үзәкнең әйдәп баручы җитәкчесе булырга тиеш», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Подлужная урамында («УРАМ» экстрим-паркы һәм «Елмай» балалар паркы арасында) урнашкан Мәгариф хезмәткәрләренең яңа йорты Татарстан башкаласында мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең барысын да җәлеп итү үзәгенә әверелергә тиеш. 950 квадрат метр мәйданлы бина күпфункцияле киңлек буларак проектланган.

Бинада киңәшмәләр залы, педагоглар өчен иҗади лабораторияләр, күпфункцияле актлар залы, рекрутинг-үзәк, студияләр һәм төрле эш зоналары каралган.

Әлеге объект республикада мондый төрдәге бердәнбер учреждение булачак. Биредә укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләренең һөнәри осталыкларын арттыра, ветераннар һәм хезмәттәшләренең тәҗрибәләре белән уртаклаша, шулай ук тармакның көнүзәк мәсьәләләре хакында фикер алыша алачак.

Мәгариф йортында әйдәп баручы экспертларны һәм спикерларны җәлеп итеп, стратегик сессияләр һәм белем бирү чаралары уздырырга ниятлиләр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.11.2025
Видеорепортаж
10.11.2025 13:27
Татарстан башкаласында яңартылган Казан мәгарифе порталы эшли башлады
Барлык яңалыклар