Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.10.2021, 12:55

И.Метшин 417 номерлы балалар бакчасы турында: «Соңгы вакытта эчендә бу капиталь төзекләндерелгән объектларның иң яхшысы»

Учреждение заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, әмма бина үз архитектура элементларын – колонналар, лепнина, биек түшәм һәм баскычларын саклап калган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь, Ксения Швецова). Юдино бистәсендә капиталь ремонттан соң «Раушан» дип аталган татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган катнаш төрдәге 417-нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Ул 90-нчы елларга кадәр комсомол райкомы булган ике катлы бинада урнашкан. Башкарылган эшләрнең сыйфатын бүген Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде. «Бу мин кайчан да булса күргән иң яхшы балалар бакчаларының берсе», – диде шәһәр башлыгы.

Лейтенант Красиков урамы буенча 417-нче номерлы балалар бакчасының ике катлы бинасы 1957 елда Яшел Үзән районы комсомол райкомы өчен төзелә. 1996 елда ремонттан соң анда балалар бакчасы ачыла. Бүгенге көндә бу Казандагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең тышкы кыяфәте буенча иң гадәти булмаган учреждениеләренең берсе – бина ишегендәге колонналар, лепнина, биек түшәмнәр, матур баскычлар кебек тарихи элементларны саклап калган.

Әмма еллар узу белән учреждение тиешле таләпләргә җавап бирми башлый. «Без агымдагы ремонтны үз көчебез белән башкардык. Бакча искергән, төсләр гаммасы караңгы иде, – дип сөйләде Мэрга балалар бакчасы мөдире Рәмзия Хәйбуллина. – Ремонттан соң барысы да тамырдан үзгәрде: якты, уңайлы, матур булды. Җиһазлар, шул исәптән кухня җиһазлары яңартылган, матур мебель барлыкка килгән. Без эшләребездән бик канәгать».

Балалар бакчасында капиталь ремонт узган елның маенда башланды һәм сентябрь башында тәмамланды. Проектчы – «Союз Строй Проект» ҖЧҖ, подрядчы – «Стройпрогресс»ҖЧҖ.

Учреждениенең 100 кешегә исәпләнгән – кирәк булганда ул 150-гә кадәр баланы кабул итә ала, дип хәбәр итте Р.Хәйбуллина. Бүгенге көндә балалар бакчасына 90-нан артык бала йөри. Учреждение базасында барлыгы 5 төркем, шул исәптән бер яшьтән алып өч яшькә кадәрге балалар өчен бер ясле төркеме һәм логопед төркеме булдырылган.

Балалар бакчасының беренче катында ике төркем өчен бүлмә, азык-төлек блогы, медицина блогы, кер юу бүлмәсе, логопед кабинеты, сак бүлмәсе урнашкан. Һәр бүлмә видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, дип хәбәр итте Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов. Учреждениенең икенче катында шулай ук ике төркемгә бүлмә, спорт зал белән берләштерелгән музыка залы һәм методик кабинет урнашкан.

Мэр яңартылган бинаны карап чыкты һәм сабыйларга дәресләргә керде. «Тимерюлчылар бистәсе Юдинода урнашкан «Раушан» балалар бакчасы – соңгы вакытта без ныклап төзекләндерелә алган иң яшысыдыр, – диде И.Метшин. – Бу тарихи бина, ул бик матур урында урнашкан, аны гасырлар буе үскән агачлар әйләндереп алынган. Боларның барысын да саклап калу яхшы».

Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы ахырына якынлаша, дип өстәде Мэр. «Быел без 2,5 мең урынга исәпләнгән 15 балалар бакчасын капиталь төзекләндерәчәкбез. Капремонттан соң, бүгенге кебек мәктәпкәчә учреждениеләрнең күбесе яңа бакчаларга караганда да яхшырак килеп чыга.

Күчмә киңәшмәдә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, муниципаль торак программалары Дирекциясе җитәкчесе Айрат Хәлиуллин һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
И.Метшин капремонттан соң 417-нче номерлы балалар бакчасында булды
Видеорепортаж
08.10.2021 12:42
И.Метшин капремонттан соң 417-нче номерлы балалар бакчасында булды
Барлык яңалыклар