Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.08.2018, 15:32

И.Метшин Фучик урамындагы бульвар турында: “10 ел элек кешеләр эскәмияләр сорый иде, хәзер биредә Европа променады барлыкка киләчәк”

Тиз арада яңа җәмәгать киңлегендә алмагачлар, миләш, барбарис куаклары утыртылачак, пергола һәм амфитеатр барлыкка киләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август, Алсу Сафина). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Җиңү проспектыннан Ю.Фучик урамына кадәр бульвар төзелеше белән танышты. Хәзерге вакытта эшләр 60% тәмамланган. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, төзекләндергәннән соң Азино-2 микрорайоны яшәү өчен уңайлырак булачак.

Җиңү проспектындагы 2 мең кеше яшәгән йортны җылыту һәм көчәйтү

Булварга керү юлларының берсе Җиңү пр., 100 йорты янында урнашкан, хәзерге вакытта биредә фасад капиталь төзекләндерелә. 1999 елда төзелгән 15 катлы торак йортта 2 меңнән артык кеше яши. Йортның фасады авария хәлендә иде, 2016 елда биредә капиталь төзекләндерү эшләре башланды.

Капиталь төзекләндерү эшләре этаплап башкарыла. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, быел 12 подъездның 5-е төзекләндереләчәк, калганнары – киләсе елда.

Генераль подрядчы – “Портал” СМП ҖЧҖ, субподрядчы оешма – “Леста-Строй” ҖЧҖ. И.Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, һава торышы яхшы, 12-нче подъездда эшләрне көзен тәмамларга планлаштырыла.

Казан Мэры фасадларны җылытуның гына түгел, яшәүчеләр куркынычсызлыгын тәэмин итүнең дә әһәмиятен билгеләп үтте.

“Яшәүчеләр якты таплар сорады”

Шәһәр башлыгы бульвар буйлап үтте. Эскиз проектын Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем эшләде. Эш документациясен – “АрхиСтройПроект” ҖЧҖ. Подрядчы оешма – “Гринстан” ҖЧҖ.

Искәртергә кирәк, бульварны төзекләндерү проекты Азино-2 микрорайонда яшәүчеләр теләкләрен исәпкә алып эшләнде.

Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова сөйләгәнчә, бульварда табигый стильдә балалар мәйданчыгы булачак. Барлык җәяүлеләр сукмаклары киселешендә үзәк мәйданчык урнаша – пергола һәм яшеллек белән. Әлеге зона төрле яшьләрдәге кешеләр өчен ял итү урыны булачак. “Авангард” яшүсмерләр клубы янында амфитеатр, таган һәм спорт элементлары урнашачак.

Д.Толовенкова билгеләп үткәнчә, бульвар ясаганда, автомобиль һәм бәяүлеләр зоналарын аеру мөһим иде, шулай ук киңлекне төс белән тутырырга кирәк иде – яшәүчеләр үзләре күбрәк якты таплар сорады.

Азино-2 үзәгендә бакча: алмагачлар, миләшләр, барбарислар һәм спирея

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, бүгенге көндә эшләр 60% тәмамланган. 3,27 га мәйданлы бульварда 200-гә якын агач утыртылачак - алмагачлар, миләшләр, юкәләр,барбарислар һәм спирея һ.б.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәчнә, бульвар төзү ярдәмендә микрорайон үзгәрәчәк. “Бу башка Азино-2”, - диде И.Метшин башкарылган эшләрне бәяләп.

“Проект буенча халыкм белән фикер алыштык – укучылар белән дә, яшьләр белән дә, пенсионерлар белән дә. Аңа карап, күзләр шатлана. Тормышта ул тагын да матуррак булыр, дип ышанам, - диде Мэр. – 10 ел элек биредә берни юк иде. Кешеләр агачлар, эскәмиләр сорый иде. Ә хәзер монда променад барлыкка киләчәк. Эшләрне вакытында тәмамлап, башка микрорайоннарга күчәргә кирәк”.

Чарада Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.

Фоторепортаж
Җиңү проспектының 100-нче йортын капиталь төзекләндерү эшләре һәм Фучик урамында бульвар төзү барышын тикшерү
Видеорепортаж
28.08.2018 14:48
И.Метшин Җиңү проспектының 100-нче йортын капиталь төзекләндерү эшләре барышы белән танышты
Барлык яңалыклар