Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.10.2022, 12:52

И.Метшин: «Урам-юл челтәрен карап тоту башкала дәрәҗәсенә туры килсен өчен яңа карарлар өйрәнүне дәвам итәргә кирәк»

Быел Казанның ике кар эретү пунктында кар күләмен күзәтү системасын сынап караячаклар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь, Юлия Летникова). Быел Казанда Тула һәм Воровский урамнары буенча урнашкан кар эретү пунктларында кар күләмен күзәтү системасын сынап караячаклар. Шул ук вакытта, узган елдагы кебек үк, юл техникасы эшен онлайн-мониторинг системасы ярдәмендә күзәтәчәкләр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

«Без, технологияләр кертеп, кар чистарту эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга тырышабыз. Урам-юл челтәрен карап тоту башкала дәрәҗәсенә туры килсен өчен башка шәһәрләрдә барлыкка килә торган яңа карарлар һәм практикаларны өйрәнүне дәвам итәргә кирәк», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Юлларны чистарту сыйфатын контрольдә тотуның автоматлаштырылган системасын куллануга карамастан, район башлыклары һәм шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты бу эшне контрольдә тотарга тиеш, дип өстәде ул.

Вахитов һәм Идел буе районнарында кар эретү пунктларына керү өчен автоматлаштырылган үткәрү контроле системасы сыналачак. Транспорттагы махсус билгеләр ярдәмендә система җыештыру-чистарту машиналарын танып, аларга шлагбаумны ачачак. «Система керү һәм чыгу вакытын, оешма исемнәрен, машина номерларын һәм тоннасын автоматик рәвештә тикшерәчәк. Программа кар чыгаручы предприятиеләрнең дә, кар эретү пунктларының да эшен тәртипкә китерә», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Сынау нәтиҗәләре буенча системаны Казанда куллану файдалы булу-булмавы ачыкланачак.

Гомумән алганда, бүгенге көндә 7 кар эретү пункты әзерләнә, аларның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 15 мең 600 кубометр тәшкил итә. И.Куляжев билгеләп үткәнчә, уртача күләмдәге кар яуган очракта, бу карны тулысынча утильләштерү өчен җитә, ә «Буран» планын гамәлгә ашырган очракта өстәмә рәвештә 10 урын булдырылачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел маршрутларда техника эшенең мониторингы һәм контрольдә тоту модернизацияләнгән системасы беренче тапкыр кулланылды. Яңа үзгәрешләр ярдәмендә шәһәр предприятиеләре төрле һава шартларына оператив җавап бирделәр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.10.2022
Видеорепортаж
10.10.2022 12:11
Казанның юл хезмәтләре өчен кышкы эш режимы 15 нче октябрьдә башлана
Барлык яңалыклар