Казанда парк зонасының беренче чиратын төзекләндерү тәмамланды.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU 14 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Казанның Совет районында Нокса елгасы буендагы паркның 800 метр озынлыктагы беренче чиратын төзекләндерү тәмамланды. Эшләр «Светлая долина» торак комплексы буенда, «Лето» торак комплексыннан 184 нче номерлы мәктәпкә кадәр участокта үткәрелгән. Елганың яңартылган ярын бүген Казан Мэры Илсур Метшин карады.
«Элек Нокса елгасы язгы ташу белән бәйле яңалыкларда гына телгә алына иде, ләкин хәзерге вакытта бу парк зонасы шәһәр кешеләренең ял итү үзәгенә әверелә», – диде шәһәр башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, «Светлая долина» паркы территориясе Нокса елгасы үсешенең гомуми стратегиясенә кертелгән. Алга таба җәмәгать киңлеген башка парк территорияләре («Весна», Green торак комплекслары яны) белән берләштерәчәкләр. Нәтиҗәдә, Нокса буенда 3,5 километрдан артык җәяүлеләр зонасы барлыкка киләчәк.
«Парк Нокса буенда урнашканлыктан, елганы экореабилитацияләүгә аерым игътибар бирелде», - дип сөйләде проектның дизайнеры Рүзәл Фәрхуллин Мэрга. - Төзелеш вакытында эшчеләр елганың участогын үсентеләрдән, ташлардан чистарттылар, төбеннән зур чүп-чар күтәрделәр». Яр буе территориясеннән барлыгы 1800 тоннадан артык калдык чыгарылган.
Концепцияне эшләгәндә паркның кече архитектура формаларына һәм элементларына аерым игътибар бирелде. Дизайнерларның төп бурычы булып экологик чиста һәм табигый материалларны куллану торды. «Агачларны, куакларны саклап калу һәм яр буен табигый ландшафтка кертү мөһим иде», – дип билгеләде дизайнер.
Киләсе елда паркта памп-трек, воркаут өчен зона, навес, керү төркеме, ял үзәге, кече архитектура формалары барлыкка киләчәк.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа парк зонасы шәһәр үзәгендәге җәмәгать киңлекләреннән бер дә калышмый. «Ноксаның яңа яр буе микрорайонда яшәүчеләр өчен гаилә белән ял итү урыны булачак», - дип ассызыклады ул.
Киләсе елда эшчеләр яр буе һәм парк зонасын төзекләндерүне Мамадыш трактына кадәр дәвам итәчәкләр. Биредә балалар өчен уен зонасы, этләрне йөртү өчен мәйданчык булдыру, шулай ук елга аша күпер-пирс төзү планлаштырыла.
Казан Мэры белән яңа яр буенда Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, Татарстанда шәһәр мохитен үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина, шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова һәм башкалар булды.