Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2020, 13:49

И.Метшин: «Казанның туристик потенциалы зур, әмма пандемияне җиңәргә кирәк»

Казанда май аенда күчмә туризмга ихтыяҗ 60%-ка, керү туризмы өчен 40%-ка кимегән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Алинә Бережная). Туристлык тармагы беренчеләрдән булып коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә зыян күрде. Казанда май аенда күчмә туризмга ихтыяҗ 60%-ка, керү туризмы өчен 40%-ка кимегән. Казан Мэры Илсур Метшин якын арада Татарстан башкаласына тагын күпсанлы туристлар килер дигән өметен белдерде. «Элеккечә безнең туристлык потенциалы зур булып кала, ләкин пандемияне үтәргә һәм бу җәйдә үк киләчәк туристлар агымына әзер булырга кирәк», - диде шәһәр башлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча атналык штабта.

И.Метшин ассызыклаганча, барыннан да элек туристларның куркынычсызлыгы турында кайгыртырга кирәк. «Кешеләр чит илгә йөри башлаганчы, башта сакланып кына ил буйлап сәфәрләр ясаячак. Бу җәһәттән безнең кунакларга тәкъдим итәрлек җирләребез бар. Мин беренче чиратта туристларның куркынычсызлыгы турында кайгыртырга, Роспотребнадзор киңәшләрен исәпкә алырга сорыйм», - диде Мэр.

Казанда үз эшчәнлекләрен 2 кунакханә һәм 11 хостел туктаткан.

Бүген коронавирус инфекциясе пандемиясенең ни дәрәҗәдә көчле булуын һәм аның нәтиҗәләре туристлык тармагында чагылуын бәяләү өчен тулы рәсми статистика юк, дип билгеләде Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова. Әмма шәһәрнең бөтен туристлык эшмәкәрлеге җитди куркыныч астында булган. Әйтик, туризм өлкәсендәге мәшгульләр саны 30%-ка кимегән, ә 2 кунакханә һәм 11 хостел үз эшчәнлеген тулысынча туктаткан. Урнаштыру чараларын йөкләү проценты сизелерлек кимегән. «Әгәр узган елның июнендә урнаштыру чараларының уртача йөкләнеше 64% тәшкил итсә, агымдагы елның июнендә - 15,8%», - дип сөйләде Туризм үсеше комитеты директоры.

Шәһәрнең туристлык бизнесы пандемия чорында, зыян күрүгә карамастан, зур социаль эш башкарган - шәһәрнең 3 эре кунакханәсе апрельдән түләүсез нигездә үзләрендә коронавирус авырулары белән эшләүче медицина хезмәткәрләрен урнаштырган. Гомумән алганда, кунакханәләрдә 250 табиб һәм медицина хезмәткәре урнаштырылган.

Авиа- һәм тимер юл рейслары яңартыла

Бүген, Дарья Санникова сүзләренчә, туристик эшмәкәрлеге акрынлап җанлана - 11-нче июньнән җәйге верандалары булган кафе һәм рестораннар ачылды, моннан тыш, елга транспортында пассажирларны ташу яңадан торгызыла. Аерым алганда, 1-нче майдан Ташевка һәм Югары Осланга даими рәвештә пассажир суднолары рейслары эшли башлады, ә 22-нче майдан Болгар һәм Зөя кебек туристлык үзәкләренә барырга була.

Шулай ук әкренләп Казанның тимер юл вокзаллары үз эшен яңарта. Д.Санникова искәртеп узганча, март ахырыннан Россия тимер юлларының пассажирлар агымы кимү аркасында Россия буенча ерак арага йөрүнең кайбер поездларын курслауны гамәлдән чыгарганнар яки аларның ешлыгын кыскартканнар. Хәзер халык Россиянең поездда сәяхәт итү өчен теләсә кайсы юнәлешен сайлый ала, дип билгеләде ул.

Ил буйлап самолетта да сәяхәт итәргә була - Казан аэропортыннан 35 юнәлеш буенча рейслар яңартылды. Әмма элеккечә халыкара рейслар башкарылмый. Шуңа да карамастан, 2-нче августтан Казан белән ике шәһәр - Истанбул һәм Прага арасында авиаэлемтә ачу планлаштырыла.

Туристлар өчен лояльлек программасы һәм ачык һавада проектлар

Бүген, Д.Санникова сүзләренчә, кунакчыллык өлкәсе хәзерге шартларга яраклашырга тиеш. «Без барысын да аңлыйбыз, килеп туган вәзгыятьтә, туризмны үстерү өлкәсендә, без ике, хәтта өч адым артка ясыйбыз. Ләкин бу вакыт безгә элек тормышка ашырылган проектларга яңача карау өчен бирелгән. Безнең креатив идеяләр әле тулысынча гамәлгә ашырылмаган, без моны якын арада эшләргә телибез», - дип белдерде Туризм үсеше комитеты директоры.

Казанда туристлар өчен лояльлек программасы концепциясе эшләнгән инде. «Шәһәрнең туристик бизнесы кунакларга яхшы бәяләр, төрле акцияләр, бонуслар һәм туристлык хезмәтләренә ташламалар бирә», - дип сөйләде Д.Санникова. Аерым алганда, 1-нче июньнән 15-нче декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы башкаласында «Өч көнгә Казанга кайт һәм бүләккә бер көн ал!» масштаблы акцион программасы эшли, ул кунакханә секторында бәяләрне киметүне, шулай ук шәһәр буенча бушлай экскурсияне үз эченә ала. Программага җәмәгать туклануы оешмалары да кушыла, алар кунакларга гомуми чекларга 25 процентлы ташлама тәкъдим итә.

Моннан тыш, шәһәрдә яңа туристик продуктлар эшләү дәвам итә. «Иске шәһәр» префектурасы белән берлектә территорияне яңа проектлар һәм экскурсияләр белән тулыландыру эше алып барыла», - дип сөйләде Д.Санникова. Шулай ук Татарстан башкаласына мөнәсәбәте булган күренекле шәхесләр һәм аларның мәхәббәт тарихы белән бәйле «Мәхәббәт маршруты» да эшләнә.

Проектларны эшләгәндә аларны ачык һавада үткәрүгә басым ясала. Мәсәлән, июльдә «Идел - кош очышы биеклегеннән» фотокүргәзмәсен ачу планлаштырыла. «Без фоторәссам-пилотлар Андрей Востров һәм Валерий Безрученко инициативасын хуплыйбыз, аларның экспозициясен 200-дән артык фотография тәшкил итә. Күргәзмә Кремль яр буе территориясендә урнаштырылачак һәм барлык теләүчеләргә бушлай күрсәтеләчәк», - дип анонслады Д.Санникова.
Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышы, 29.06.2020
Видеорепортаж
29.06.2020 12:37
Татарстанда туристлар өчен лояльлек программасы концепциясе эшләнгән
Барлык яңалыклар