Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2018, 12:07

И.Метшин: “Ташкыннардан килгән зыянны мөмкин кадәр киметү өчен һәрьяклы чаралар күрергә кирәк”

Казан Мэры хәлне көн саен күзәтеп торырга кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда ташкын апрельнең беренче декадасында фаразлана. Шәһәр һәм аның тирәсендә кар запасы күпьеллык күрсәткечләрдән 120-150% тәшкил итә, шуңа да кискен җылытса, проблемалы зоналарны су басарга мөмкин. Су басуны булдырмас өчен нинди чаралар башкарылуы турында эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов сөйләде.

Казанда кышкы сезон башыннан 900 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шуның өчен шәһәрнең үзәк өлеше, сәнәгый предприятиеләр һәм социаль объектлар су басу зонасына эләкмиләр. Төп проблемалар Идел елгасының һәм Казансу, Киндерка, Вертлевка, Нокса, Коры елга кебек кече елгаларның уйсу җирләрендә урнашкан торак массивларда булырга мөмкин. Ф.Тимурханов сөйләгәнчә, су басарга мөмкин булган зонага 13 кв км мәйдналы территория – 1223 кеше яшәгән 386 йорт эләгә. Фаразлар буенча, иң катлаулы хәл Совет һәм Идел буе районнары территорияләрендә Нокса елгасы буенда урнашкан Салмачи һәм Вишневка торак массивларында булырга мөмкин. Хәзерге вакытта торбаларны чистарту, шулай ук Салмачи һәм Вишневка бистәләре арасында күпер төзү өчен документация әзерләнә. Бу киләчәктә бистәләрне су басудан саклап калырга мөмкин.

“Куркыныч астына калырга мөмкин булган учасокларны белгечләр тикшерде, эзләү-коткару отрядының җайланмалары, су суырту механизмнары әзерлек хәлендә тора”, - дип сөйләде Ф.Тимурханов. Ул өстәгәнчә, авария бригадалары составында 190 берәмлек махсус техника һәм 586 кеше исәпләнә. Моннан кала, 40 автомобиль күпере, 16 җир өсте кичүе, 35 җир асты кичүе тикшерелгән.

Ф.Тимурханов билгеләп үткәнчә, быел Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсенең югары булуы куркыныч тудыра. Бүгенге көндә Идел елгасында су күтәрелү мөмкинлегеннән саклану чаралары күрелә.

Ташкынга әзерләнү барышында шәһәрлеләргә мәгълүмат бирүгә күп игътибар бирелә. Татарстан башкаласында 35 елга сирена җайланмасы эшли, алар шәһәр халкын куркыныч турында хәбәр итү өчен кулланылырга мөмкин. Су баскан территорияләрдә патруль машиналары белән хәбәр салу планлаштырылган.

Шәһәр Мэры Илсур Метшин барлык хезмәтләрне һәм районнар башлыкларын бу атнада көтелгән җылытуга әзер булып торырга чакырды. “Районнар башлыклары өчен ташкынга әзерләнү – бу атнада төп мәсьәлә. Бистәләр зоналары, Нокса, Чебакса һ.б. су басарга мөмкин булган зоналар өчен – бу атнаның төп темасы. Хәлне көн дә күзәтеп торырга кирәк, барыгызның да әзер булуын сорыйм. Ташкыннардан килгән зыянны мөмкин кадәр киметү өчен һәрьяклы чаралар күрергә кирәк”, - дип тәмамлады Мэр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.03.2018
Видеорепортаж
02.04.2018 10:21
Су басу куркынычы зонасында 386 йорт урнашкан
Барлык яңалыклар