Эшче төркем Татарстан башкаласының тарихи өлешен үстерү мәсьәләләре буенча техник бирем хакында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Бүген Ратушада шәһәр Мэры Илсур Метшин җитәкләгән эшче төркем әгъзалары Казанның тарихи өлешен үстерү концепциясе буенча техник бирем тәкъдим иттеләр. Экспертлар концепцияне ничек тиешле дәрәҗәгә җиткерү, тарихи территорияләрне үстерүнең консерватив һәм реформаторлык принципларын “өйләндерү” хакында фикер алыштылар, шулай ук 5 пилот проекттан башларга тәкъдим керттеләр: Җиләк бистәсе, Өченче тау, Идел яр буе, Һади Такташ, Кольцо.
“Киләчәк буыннарга манифест” шәһәр төзелеше өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар катнашында әзерләнә
Искәртергә кирәк, тарихи үзәкне үстерү концепциясен булдыру Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башлады. Эшче төркем рәисенең урынбасарлары итеп ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин билгеләнделәр.
ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләп үткәнчә, эшче төркемгә бу өлкәдә шәһәрнең әйдәп баручы белгечләре керде. “Шәһәр үзәгендә эшләүче барлык белгечләрне җыйдык”, - диде ул.
Эшче төркемнең беренче дискуссиясе кичә Казан дәүләт архитектура университетында үтте – экспертлар шәһәрнең тарихи үзәген үстерү концепциясен булдыру буенча эш планын төзү хакында фикер алышырга җыелдылар.
Ике көнлек фикер алышуда катнашкан Мәскәү Гамәли урбанистика институты җитәкчесе Святослав Мурунов әлеге эштән алган тәэсирләре белән уртаклашты. “Мине проектның чын булуы шатландырды. Икенче момент – Казан белгечләре югары дәрәҗәдә – архитекторлар, туган якны өйрәнүчеләр, социологлар, ләкин күптән инде алар бергәләшеп эшли торган проектлар булмады”. С.Мурунов сүзләре буенча, техник бирем киләчәк буыннарга манифест булачак.
Мирас объектларын саклау: оборона стратегиясеннән барлыкка килү стратегиясенә кадәр
Эшче төркемнең проект өстендәге эше структурасын “Аксиом-Архитек” ҖЧҖ җитәкчесе Олег Маклаков тәкъдим итте. Ул игътибар иткәнчә, үзәкне үзләштерүдә ике уңай момент бар: консерватив һәм реформаторлык. “Элек аларны исәпкә алмаулары проблема булып тора. Кешеләр бер телдә сөйләшмәгәннәр. Шуннан үзәкне ничек үстерергә кирәклегендә аңлашылмаучылык килеп чыга”, - диде белгеч.
Аның сүзләре буенча, беренче чиратта тарихи төзелешкә кагылышлы регламентлар буенча төгәллекләр кертергә кирәк. “Хәзер бездә тарихи территорияләр чикләре бар, әлеге территорияләрне үзләштерүгә игътибар белән карарга кирәк. Әлеге территорияләрдә төзелеш кагыйдәләре төгәл һәм ачык булырга тиеш”, - диде эксперт.
Булган проблемалар турында сөйләгәндә, Маклаков сүзләренчә, заманча архитектура сыйфатын “уен кагыйдәләрен” ачык итүдән арттырырга кирәк. Белгеч аңлатканча, Казанда сакланган һәм торгызылган биналар күп, ләкин аларда “тормыш юк”. Башка пробеламалар арасында ул ландшафт объектларының булмавы һәм шәһәр үзәгендә җәяүлеләр һәм велосипед инфраструктураларының тиешле дәрәҗәдә үсеш алмавын атады.
Җиләк бистәсе, Өченче тау, Идел яр буе, Һади Такташ, Кольцо пилот проектлары булачак
Эшне үтәү этаплары турында сөйләгәндә, Маклаков билгеләп үткәнчә, мастер-план төзү алдыннан аналитик эш башкарырга кирәк. Мастер-планда тарихи ансамбльләр урнашуын билгеләргә һәм яңа төзелеш нокталарын билгеләргә планлаштырыла. Аның сүзләре буенча, моңа 3 ай вакыт кирәк.
Пилот проектлар рәвешендә тарихи өлешнең 5 территориясе билгеләнде: Җиләк бистәсе, Өченче тау, Идел яр буе, Һади Такташ, Кольцо
“Аерым проектларны расларга түгел, ә концепт булдырырга кирәк”
Шәһәр Мэры әлеге эшнең әһәмиятен билгеләп үтте. “Бу күптәнге хыял иде – тарихи үзәктә төзелеш буенча шәһәр комиссияләре утырышларыннан бу эш белән профессионаллар даими рәвештә шөгыльләнүгә күчү, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Без Татарстан Президенты җитәкчелегендә концепт булдыру кирәклеге турындагы фикергә килдек”. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, эшче төркем төрле белгечләрне үз эченә ала. “Шундый кешеләрнең бер коллективка җыелуларына шатмын”, - диде шәһәр башлыгы.
Аның сүзләре буенча, шәһәрнең тарихи өлешен үстерү концепциясе буенча фикер алышу барышында бәхәсләр туды. “Бәхәстә дөреслек туа, теләсә нинди каршылык – процессны хәрәкәткә китерү коралы. Дачада йорт түгел, ә Казан үзәген төзибез – хаталар булырга тиеш түгел”, - диде Мэр һәм командада эшләргә чакырды.
“Моны кичә эшләргә кирәк иде. Нәтиҗәгә бергәләп ирешергә кирәк. Без, кызганычка каршы, берничә хата җибәрдек, аларны кабатларга ярамый”, - диде И.Метшин һәм бу мәсьәләгә Татарстан Президентының аерым игътибарын билгеләп үтте.