Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2019, 15:15

И.Метшин: «Уртак көчебез белән Казан иң кунакчыл шәһәр булачак»

Казан дүртенче тапкыр ресторан, туристлык һәм кунакханә индустриясенең иң яхшы хезмәткәрләрен сайлады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Кунакчыллык йолдызлары» туристик, ресторан һәм кунакханә индустриясе предприятиеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Ратушасының колонналы залында узды.

Казан дүртенче тапкыр ресторан, туристлык һәм кунакханә индустриясенең иң яхшы официантларын, пешекчеләрен, җыештыручыларын һәм башка белгечләрне сайлады. «Кунакчыллык йолдызлары» бәйгесендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Быел тугыз номинациядә иң яхшылар исеме өчен 130 кеше көрәште. Һөнәри осталык конкурсында катнашучылар теоретик белемнәр генә түгел, гамәли күнекмәләр дә күрсәтте. Әйтик, 12-нче марттан 14-нче мартка кадәр шәһәрнең иң яхшы кунакханәләренең, рестораннарының, туристик компанияләренең 39 вәкиле, шулай ук профильле югары уку йортлары белгечләре официантларның салфетка кую осталыкларын, кунаклар белән аралашуын, туризм менеджерларының ничек туристлык программасын төзүләрен, портьеның кунаклар белән низаглы хәлләрне хәл итүен, ә барменнарның авторлык коктейльләрен әзерләүләрен бәяләде.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанның туристларны җәлеп итү мөмкинлеге туризм һәм кунакчыллык өлкәсе хезмәткәрләренең тәҗрибәсенә һәм профессиональлегенә бәйле. «Сез шәһәрнең потенциалын ачасыз. Сезнең осталык елдан-ел арта бара, бу безгә дәрәҗәле рейтингларда алдынгы урыннарны алырга мөмкинлек бирә», - диде шәһәр башлыгы. Аның сүзләренә караганда, быел WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионат барышында Казанга чираттагы тапкыр дустанә мөнәсәбәтне күрсәтергә туры киләчәк. «Сезнең кебек белгечләр белән чараны лаеклы итеп үткәрәчәкбез. Безнең уртак көч белән Казан иң кунакчыл шәһәр булачак», - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.

Илсур Метшин конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм йолдызлар рәвешендәге статуэткалар белән бүләкләде. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты пешекчесе Анна Апресян, «Ривьера» кунакханәсендә официант кыз Эльвира Вахитова, «Ривьера» кунакханәсендә бармен Даниил Латыйпов, Mili рестораны менеджеры Руслан Камалов, «Мираж» отеле җыештыручысы Айгөл Сәлахова, «Алена» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте туроператоры гид-экскурсоводы София Федорова үз номинацияләрендә иң яхшылары булып танылды. «Мегаполис» кафесының җитештерү мөдире Луиза Камалова иң яхшы шеф-пешекче исеменә лаек булды. Җиңүчеләр арасында Ramada Kazan отеленең портьесы Екатерина Пастушкова һәм «Казан табышмаклары» турагентлыгы менеджеры Айрат Нурхаметов та бар иде. Бүләкләр шулай ук конкурсның партнерлары һәм эксперт жюриена да бирелде.

Кайбер катнашучылар өчен конкурста җиңү алга таба үсеш өчен этәргеч булды. Әйтик, бармен Даниил Латыйпов ресторан сервисында үз сәләтен табачагына ышана. «Җиңәрмен дип көтмәгән идем. Миңа нибары 19 яшь, һәм мин ике ел бармен булып эшлим. Минем өчен бу җиңү бик кыйммәтле, хәзер мин тагын да күбрәк үсәргә, тагын да зуррак уңышларга омтылырга һәм Казан иң кунакчыл шәһәр статусын алсын өчен барысын да эшләргә телим», - диде Д.Латыйпов.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Казан туризм үсеше комитеты җитәкчесе Дарья Санникова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров һәм шәһәр районнары администрацияләре башлыклары катнашты.

Фоторепортаж
«Кунакчыллык йолдызлары» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү, 16.04.2019
Видеорепортаж
16.04.2019 13:58
«Кунакчыллык йолдызлары» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү, 16.04.2019
Барлык яңалыклар