В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр мэры халыкны Казан Изге Ана иконасын данлау һәм Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Денис Гордийко фотосы
«Хөрмәтле казанлылар!
Сезне чын күңелдән Казан Изге Ана иконасын данлау һәм Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Россия тарихында тирән эз калдырган бу көн шәһәребез өчен Мәскәүне азат иткән Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе сугышчыларын яклаучы булган Казан Изге Ана иконасының илебез елъязмасына мәңгегә халык бердәмлеге символы буларак кереп калуы белән әһәмиятле.
Әлеге бәйрәм халыкның тирән рухи бердәмлеген чагылдыру үрнәге булып тора. Бу көн илебездә яшәүче һәр кеше күңелендә Ватанга һәм аның чиксез киңлекләренә мәхәббәт тәрбияләве, барыбызны якынайта, берләштерә торган югары әхлакый башлангычлар турында искә төшерүе белән әһәмиятле.
Бүгенге көндә тарихи вакыйгаларны истә тоту һәм безне берләштерә торган чараларны саклау аеруча мөһим. Безнең көчебез – бердәмлектә, Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яшәүдә. Без бергә булганда гына чәчәк ата торган дәүләт төзи алабыз.
Бүгенге изге бәйрәмнең халыкларны берләштерә торган бөек көче киләчәктә дә Казанда милләтара һәм динара татулыкның ныклы нигезе булачагына ышанам.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык һәм барлык изге эшләрегездә уңышлар телим! Гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, бердәмлек булсын, үзара аңлашып яшәгез», - диелә котлауда.