Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2021, 13:20

И.Метшин: «Якын арада «алданган өлешчеләр» төшенчәсе безнең тормыштан мәңгегә юкка чыгар дип ышанам»

Казанда 6 мең 304 алданган өлешче үз фатирларын алган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алина Бережная). Казанда 6 мең 304 алданган өлешче үз фатирларына күчү мөмкинлеге алды, ә 2 мең 265 кеше бу ел башыннан яңа фатирлы булды. Шәһәр Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе, гомуми мәйданы 1 млн кв. метрдан артык булган 93 өлешле төзелеш объектын төзүче 51 төзүченең эшчәнлеген контрольдә тота. Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Думасының IX сессиясендә якын арада алданган өлешчеләрнең барлык проблемалары хәл ителәчәк, дип ышаныч белдерде.

«Безнең республика җитәкчелеге, ТР Хөкүмәте, Татарстан Президенты ярдәме белән, федераль үзәк катнашында күп кенә казанлылар күптән көтелгән өй туен билгеләп үтте, һәм якын арада «алданган өлешчеләр» төшенчәсе безнең тормыштан бөтенләйгә юкка чыгар дип ышанам», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Шәһәрнең Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов 2007 елда муниципалитетларга дәүләт вәкаләтләрен тапшырган вакытта проблемалы йортлар исемлегенә 75 объект кертелгәнен искәртте. 2013 елда ТР Президенты, Казан хакимияте ярдәме белән алданган өлешчеләр проблемасын хәл итеп булды диярлек. Әмма, «Свей» һәм «Фон» компанияләр төркеменә керүче намуссыз төзүчеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә шәһәр территориясендә тагын 30 проблемалы йорт барлыкка килде.

«Йортларның бер өлеше төзүченең активлары хисабына төзелде, бер өлеше – яңа подрядчыга бүлеп бирелгән компенсацион җир участоклары исәбенә», – дип искә төшерде Ренат Шәмсетдинов. Нәтиҗәдә, 8 проблемалы объект 9 млрд.сумнан артык суммага Дом.РФ фонды һәм ТР Хөкүмәте арасындагы килешүләр кысаларында федераль һәм республика бюджетлары хисабына төзелде.

Әмма 2019 елның декабреннән 2020 елга кадәр, «ПИК+» ҖЧҖ һәм «ИСТ» ҖЧҖ төзүчеләре тарафыннан фатирлар төзү һәм тапшыру сроклары бозылу сәбәпле, Казанда тагын ике проблемалы объект – Комиссар Габишев урамындагы «Мелодия» торак комплексы һәм Гадел Кутуй урамындагы «Поколение» торак комплексы барлыкка килде.

«Әлеге объектлар буенча өлешчеләрнең хокукларын торгызу, шулай ук Дом.РФ фонды аша, төзелешне тәмамлау яки компенсация түләү юлы белән башкарылачак», – дип сөйләде спикер. Исегезгә төшерәбез, бер ел элек өлешләп төзү механизмы эшли башлады, анда өлешчеләрнең акчалары махсус эскроу-хисапта туплана. Р.Шәмсетдинов сүзләренә караганда, Казанда яңа схема буенча 76 объект төзелә. 17 күпфатирлы йорт иске схема буенча төзелә, төзүче өлешчеләрнең акчаларын турыдан-туры җәлеп итә. Соңгы мондый йортны файдалануга кертү срогы 2022 елның IV кварталына планлаштырылган.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының IX сессиясе, 05.10.2021
Видеорепортаж
05.10.2021 11:15
Ратушада Казан шәһәре Думасының IX сессиясе узды
Барлык яңалыклар