В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта төзелә торган тармак «Компрессорный» транспорт төененә кадәр китерелер дип планлаштырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Казанда метрополитенның яңа тармагын – «Дубравная» станциясеннән Республика клиник хастаханәсе һәм М14 микрорайонына таба проектлау башлана. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Метрополитен үсеше турындагы сорауны «Бизнес Онлайн» басмасы корреспонденты бирде. «Төзелә торган тармак буенча, финанслауга карап, Агросәнәгать паркына, идеалда «Компрессорный»га кадәр барып җитү теләгебез бар, – диде И.Метшин. - Параллель рәвештә Республика клиник хастаханәсе һәм М14 ягына таба «Дубравная» тармагын проектлый башлыйбыз. Бу кешеләрнең зур агымын колачлый алырлык мөһим юнәлеш».
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә «Зилант» һәм «Академия» станцияләре арасында тоннель казу эшләре башланды. Метрополитенның икенче тармагының беренче участогын төзүне 2027 елда тәмамларга планлаштыралар. Дүрт станциядән («Зилант», «Тулпар», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академия») торган беренче участокның гомуми озынлыгы 5 км 750 метр тәшкил итә. Барлыгы тармак дүрт станцияне үз эченә алган өч блоктан торачак.
2022 ел башыннан Казан метрополитеныннан 28 млн 865 мең 183 пассажир файдаланган. Электр поездлары линиягә 91 мең 866 тапкыр чыккан.