В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан мэры Горький исемендәге ял паркында өлкән яшьтәгеләр өчен каралган «Яшәү яме» шәһәр проектында катнашучылар белән очрашты
Казанда билгеләп үтелә торган тормыш сөючеләр чарасында бүген өлкән яшьтәге 12 мең казанлы катнашты. Теләге булганнар паркның төп аллеясында «Яшәү яме» шәһәр проекты кысаларында эшли торган төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә язылды. Чарага килүчеләр паркта оештырылган төрле мастер-классларда, спорт ярышларында катнашты, аларга шулай ук психология буенча күнекмәләр тәкъдим ителде. Сәламәтлекләрен кайгыртып, өлкән буынның кан басымын, кандагы холестерин күләмен тикшерделәр. Паркта урнашкан төп сәхнәдә исә «Яшәү яме» проекты кысаларында эшли торган иҗат төркемнәре һәм күренекле татар артистлары катнашында берничә сәгать дәвамында концерт үтте. Чарада төп кунак буларак җырчы Прохор Шаляпин катнашты. Казан мэры Илсур Метшин тормыш сөючеләрне шәхсән тәбрикләп, проектта актив катнашучыларны бүләкләде.
Чарага килүчеләрне кайнар сәламләп, Илсур Метшин өлкән буынның шәһәр үсешенә керткән өлеше бәһасез булуын билгеләп үтте. «Сез, хөрмәтле өлкәннәребез, бүгенге Казан менә шушы югарылыкка ирешсен өчен көчегездән килгәннең барын да эшләгәнсез. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә Казаныбыз гөрләп чәчәк ата. Бүгенге көндә башкалабыз белән Татарстан халкы гына горурланып калмый, ерак чит илләрдән һәм илебезнең төрле почмакларыннан килгән 5 млн туристны да таң калдыра Казаныбыз! Сез Казанда яшәүче башка өлкәннәр өчен дә үрнәк булырсыз дип ышанам», – дип котлады бәйрәмгә килүчеләрне Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы «Яшәү яме» проектында катнашучыларның саны елдан-ел артканын да билгеләп үтте: тугыз ел элек әлеге проектта ике меңгә якын кеше катнашкан булса, бүгенге көндә аларның саны 100 меңнән артып китә. Мэр өлкән яшьтәге казанлыларның унга якын спорт төре буенча көч сынаша торган бик тә үзенчәлекле «Йөзьяшәр уеннары» проекты хакында да фикерләрен белдерде. «Илебездә әлеге проектны алыштыра ала торган башка бер генә чара да юк. Шунысы куанычлы, безнең өлкәннәребез үсеп килүче яшь буын өчен тормышны сөючеләр һәм сәламәтлекне кайгыртучылар үрнәге», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы «Яшәү яме» проекты өчен 100 дән артык шәһәр мәйданчыгының яраклаштырылуын һәм әлеге күрсәткечләрнең артачагын билгеләп үтте.Үзәк аллеяда өлкән яшьтәгеләр ясаган кул эшләнмәләреннән ярминкә оештырылды: биредә бизәнү әйберләре, уенчыклар, сумкалар, кәрзиннәр, картиналар, ясалма букетлар, баш киемнәре, шарфлар һәм башка үзенчәлекле товарлар сатыр алырга мөмкин иде.
Янәшәдә генә «Яшәү яме» проектында катнашучылар өчен милли бизәкләр белән магнит, түштамга ясау буенча мастер-класслар оештырылды.
Үзәк аллеяда мәдәният оешмаларының барысы да кызыксынган һәр кешегә мәдәни үзәкләрдә, китапханәләрдә, шәһәрнең спорт комплексларында өлкәннәр өчен оештырылган ял программалары хакында мәгълүмат җиткереп, теләге булганнарны көзге яңа сезонда оештырылачак түгәрәкләргә яздылар.
Өлкән яшьтәгеләргә спорт гимнастикасы, йога, теннис һәм дартс уеннары белән шөгыльләнү өчен махсус мәйданчык булдырылган иде. Пенсия яшендәгеләр шунда ук кан басымын үлчәтеп, кандагы холестерин күләмен тикшертеп, табиб белән киңәшләште. Смартфон һәм компьютерларны куллану белән бәйле сорауларга җавап та ала алды өлкәннәр.
«Ышаныч» психология үзәге белгечләренең чыгышларын аеруча яратып кабул итте өлкән яшьтәгеләр.
Гуманитар ярдәм күрсәтү оешмалары исә махсус хәрби операциядәгеләр өчен волонтерлар әзерли торган эшләнмәләрдән күргәзмә оештырды. Мондый хәрәкәттә катнашучы өлкән яшьтәге апалар урында ук маскировка челтәре үрделәр. Теләге булганнар фронтка хат язды. Һәм бик күпләр гуманитар ярдәм күрсәтергә әзер булуларын җиткерделәр.
Хореография төркемнәренең осталыгын күрсәтә торган бию мәйданчыгы тирәсендә дә халык бик күп иде. Левченко бистәсендә урнашкан «Полимер» мәдәният йортында шөгыльләнүче өлкәннәр башкаруындагы танго һәм Ча-ча-ча биюен халык бик җылы кабул итте, биючеләрне озаклап алкышлады тамашачы.
«Нагорный» мәдәният йорты хезмәткәрләре, бәйрәм кәефе өстәп, чара кунакларын самовардан агып торган кайнар чәй белән сыйлады.
Төп сәхнәдә республиканың төрле иҗат коллективлары белән бергә җырчы Прохор Шаляпин да чыгыш ясады.
Бәйрәмгә килүче 62 яшьлек Лидия Шәйхуллина үзенең фикерләре белән уртаклашты: «Шундый матур бәйрәм чарасы оештыргансыз, афәрин! Без барыбыз да бик шат. Һава торышына да игътибар итегез әле. Искиткеч бит! Биредә без инде күптән күрәсе килгән дусларыбызны очраттык. Өлкән яшьтәгеләрне өйдән чыгарырлык ял оештыра алучыларның барысына да чиксез рәхмәт!»
Исегезгә төшерәбез, гомер озынлыгын арттыруны максат итеп куйган «Яшәү яме» социаль проекты Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән 2016 елдан гамәлгә ашырыла. Ул пенсия яшендәге казанлыларның ялын оештыруга, аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, сәламәтлекләрен саклауга һәм гомерләрен озайтуга юнәлдерелгән. Проект башланып киткән вакытта мондый чараларда 1,5 мең кеше катнашкан булса, хәзерге вакытта аларның саны якынча 170 меңгә җитә.