7 ел эчендә Казанда 40 яшүсмерләр клубы ремонтланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август, Ксения Швецова). Казанда капиталь ремонт программасы буенча 2013 елдан башлап 57 яшүсмерләр клубының 40-ы ремонтланган. Хәзерге вакытта агымдагы ел программасын үтәү 91% тәшкил итә, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Быел 14 яшүсмерләр клубына ремонт ясала, аларга меңнән артык яшүсмер йөри. Агымдагы ел эшләренең бәясе 43,05 млн. сум тәшкил итә.
«Без яшүсмерләр клубларының 70%-тан артыгын ремонтларга дигән планка куйдык һәм моны эшләдек. Клубларны капиталь ремонтлау нәтиҗәсендә без аларның балалар өчен уңайлы булуын тәэмин итәбез, яшәү урыны буенча учреждениеләр ачабыз. Һәм шунысы мөһим: аларда хезмәтләрнең күпчелеге шәһәрлеләр өчен бушлай», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау барышында инженер челтәрләрен алыштыру эшләре бара, санузеллар, душ бүлмәләре һәм дәресләр өчен заллар торгызыла, фасадлар һәм керү төркемнәре ремонтлана, инвентарь һәм җиһазлар яңартыла. И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, программаны финанслауның гомуми күләме 2013 елдан 213,25 млн. сум тәшкил иткән.
Ремонтланган клубларда балалар өчен өстәмә белем бирүнең яңа юнәлешләре ачыла. «Мәскәү районының «Ника» яшүсмерләр клубында клублар тарихында беренче тапкыр киностудия ачыла, Яңа Савин районының «Олимп» клубында чүлмәк ясау остаханәсе оештырылачак. Ә Яңа Савин районының «Дружба» клубында бьюти-технологияләр остаханәсе ачылачак»,-дип планнары белән уртаклашты И.Гыйниятуллин.
Бүген 2020-2021 елларга исәпләнгән яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы әзерләнгән, аңа 13 клубны кертергә тәкъдим ителә, дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.