Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2020, 13:24

И.Метшин: «Без җаваплы чорга аяк бастык, хәзер җәмгыятьнең сәламәтлеге һәркемнең аңлылыгына бәйле».

Казан Мэры шәһәр халкын инфекция таралмасын өчен санитар нормаларны үтәргә чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май, Ксения Швецова). Казанда эвпидемиологик вәзгыять шәһәрнең һәр кешесенең аңлылыгына һәм җаваплылыгына бәйле. Бу хакта бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының XXXIX сессиясе утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин белдерде. «Без барыбыз да изоляция вакытында кулдан ычкындырганнарны тизрәк куып җитү теләге белән янабыз, әмма барлык чикләүләр тулысынча бетерелгәнчегә кадәр тынычланырга ярамый», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Казанда коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә куркынычсызлык чараларын үтәү һәм инфекция таралуны булдырмау буенча барлык кирәкле чаралар үткәрелә, дип билгеләп үтте Мэр. Көн саен җәмәгать транспортында, җир асты һәм җир өсте кичүләрендә, торак фондының, подъездларында һәм тукталышларда дезинфекция үткәрелә. Барлык сораулар шәһәр штабының коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча көндәлек киңәшмәләрендә карала.

Шәһәр халкына кирәкле матди ярдәм күрсәтелә, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Бу процесста депутатлар корпусы, шәһәр социаль җаваплы предприятиеләре, эшмәкәрләр, волонтер хәрәкәтләре һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре актив катнаша, - диде И.Метшин. - Аларның һәркайсы үзенең зур өлешен кертә, һәм башкарган эшләре өчен аларның барысына да зур рәхмәт белдерәсе килә».

Шәһәр кешеләренә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә һәм шәхси саклану чараларын йөртергә кирәк, дип билгеләп үтте И.Метшин. «Әйткәнебезчә, үзизоляция режимы үз-үзебезне саклау режимына күчә. Без бик җаваплы чорга кердек, хәзер җәмгыятебезнең сәламәтлеге һәркемнең аңлылыгына бәйле. Хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар кемгәдер артык кырыс булып тоела, ләкин бу - әйләнә-тирәдәге, якын кешеләрнең сәламәтлеген һәм үз сәламәтлегебезне саклап калу өчен иминият чараларын үтәү отышлырак булган очрак, - диде Мэр. - Боларны үтәү ике-өч атнадан соң проблемалар булмасын һәм авыруның кискен үсүенә юл куелмасын өчен кирәк. Без моңа нәкъ шулай карарга тиеш. Без гамәлдәге кагыйдәләрне үтәүдә үрнәк булырга тиеш».

Республика дәрәҗәсендә үзизоляция режимыннан чыгу, икътисадны торгызу һәм предприятиеләрне эшләтеп җибәрү буенча этаплы план эшләнде, дип өстәде И.Метшин. «Без барыбыз да изоляция вакытында кулдан ычкындырганнарны мөмкин кадәр тизрәк куып тоту белән кызыксынабыз, әмма барлык чикләүләр тулысынча бетерелгәнчегә кадәр тынычланырга ярамый, - дип ассызыклады Мэр. - Бу эшкә бөтен җаваплылык белән якын килергә һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк».

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда, ТР Хөкүмәтенең яңа карары нигезендә, үзизоляция режимы шартларын үзгәрттеләр. Аерым алганда, 12-нче майдан республикада цифрлы пропусклар системасы гамәлдән чыгарылды. Яңа документ тарафыннан кертелгән кайбер йомшаклыкларга карамастан, республикада яшәүчеләргә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә һәм җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын киеп йөрергә кирәк.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе, 15.05.2020
Видеорепортаж
15.05.2020 13:07
Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе, 15.05.2020
Барлык яңалыклар