Мэр Координацион совет булдыру һәм Казанда адаптив спорт үсеше өчен шәһәр программасын эшләү идеяләрен хуплады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Ксения Швецова). Адаптив спорт үсеше һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне актив яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен Координацион совет булдырырга һәм адаптив спорт үсеше өчен шәһәр программасын эшләргә планлаштырыла. Әлеге карар бүген Казан шәһәр Думасының XXIX сессиясендә комплексы фикер алышу барышында чыгарылды. Шәһәр Мэры Илсур Метшин әлеге юнәлештә алга таба эшләү өчен юл картасы төзергә һәм аның буенча фикер алышырга тренерларны, педагогларны һәм башка белгечләрне җәлеп итәргә кушты.
2017 елның 31 декабренә торыш буенча, ТР Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасындагы инвалидларның гомуми санының 30 проценты Казанда яши. Шәһәрдә 87622 инвалид бар – бу халыкның 7,1%, шул ук вакытта 6% - балалар.
Казанда спорт белән системалы рәвештә мөмкинлекләре чикләнгән 11% шәһәрле шөгыльләнә
Төп нәтиҗәләр, шулай ук адаптив спорт үсеше өстендә эшләр барышы турында ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә республикада сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрең 14,4% спорт белән шөгыльләнә, Казанда – 11%. Эшләр ике юнәлештә бара: массалы физик культура һәм спорт, шулай ук югары казанышлары булган спорт. Паралимпия спортында республикада югары күрсәткечләр бар, дип саный Л.Фазлыева.
Шул ук вакытта, республикада массалы адаптив спорт юнәлешендә проблемалар бар, дип саный ТР премьер-министры урынбасары. Казанда спорт объектларының биштән бер өлеше генә инвалидлар өчен яраклаштырылган, шулай ук адаптив физкультура дәресләрен медик-биологик озата бару юк. Чыгыш ясаучы сүзләре буенча, бүген республика күләмендә адаптив физкультура дәресләрен өч дәрәҗәдә медик-биологик озата бару буенча тәкъдимнәр әзерләнә. Ә ТР Президенты каршындагы инвалидлар эшләре советы карары белән сентябрь һәм октябрь айларында әлеге өлкәдә белгечләрнең белемнәре арттырылды.
Премьер-министр урынбасары өстәгәнчә, республикада махсус медицина төркемнәренең санын арттыру ихтыяҗы бар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, ТРда физик культурадан азат булган балалар саны кимегән – узган елда 2157 бала булса, быел – 2023. Болар махсус медтөркемнәр эше ярдәме белән ирешелә. “Махсус медтөркемнәр үз эченә физик культура киңлегенә баланы кертә ала торган педагоглардан тора, - дип аңлатты ул. – Алар санын арттырачакбыз”.
“Әлеге өлкәгә игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт, сезнең җитәкчелек астында министрлыклар эшчәнлеген координацияләп булыр, дип ышанам, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. – Барыбыз да бер җәмгыятьтә, бер шәһәрдә, бер киңлектә яшибез. Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. Мөмкинлекләре чикләгән кешеләр өчен катлаулырак, шуңа күрә бөзнең бурычыбыз – алар өчен уңайлы шартлар тудыру”.
Кирәкле адымнар: социаль такси, мәктәп штатларында адаптив физкультура белгечләре һәм ведомствоара хезмәттәшлек
Мөмкинлеккләре чикләнгән кешеләрне спортка җәлеп итү турында Физик культура һәм спорт үсеше комитеты рәисе Светлана Вострикова сөйләде. Искәртергә киркә, мөмкинлекләре чикләнгән затларны мөстәкыйль тормышка җайлаштыру максатында Казанда ТР махсус максатлы программасы “Уңайлы мохит” эшләп килә.
Мөмкинлекләре чикләнгән затлар белән физик-сәламәтләндерү эшләре белән шәһәрнең 55 оешмасында шөгыльләнәләр.
“Зур эшне “Ярдәм” мәчете алып бара. Аның территориясендә футбол кыры бар: анда футбол һәм җиңел атлетика дәресләре уза. Атнага ике тапкыр БЦП җәмгыяте вәкилләре футбол матчлары оештыра”, -диде С.Вострикова.
Мәгариф учреждениеләрендә 152 мөмкинлеге чикләнгән бала һәм 883 инвалид укый. Өйдә 558 бала белем ала. Адаптив физкультура белән мәктәпләрдә шөгыльләнәләр – дәресләрдән аерым айга 3 сәгать.
6 балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә күрү сәләте начар булган балалар, уртача интеллектуаль җитешсезлек, сөйләүләре бозылган балалар белән даими рәвештә физик культура дәресләре уза. Тагын 5 муниципаль балалар-үсмерләр спорт мәктәпбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән түбәндәге спорт төрләре буенча дәресләр бара: җиңел атлетика, ирекле көрәш, җәядән ату, бильярд.
Ләкин болар гына җитми, диде С.Вострикова һәм проблема булып мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылмавы тора, дип өстәде.
Чыгыш ясаучы фикере буенча, адаптив спорт үсешендә инвалидларны дәресләр урынына җиткерү өчен социаль такси зур ярдәм күрсәтәчәк. Ул шәһәрлеләрне сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырган чаралар турында кешеләргә хәбәр итәргә чакырды. С.Вострикова тәкъдим иткәнчә, ведомствоара хезмәттәшлек итүнең алгоритмын булдырырга кирәк. Ул инвалидларга спорт белән бушлай шөгыльләнергә ярдәм итәр иде.
“Бу очрак кешеләр турында кайгырту җаваплылыгын бер-берегез өстенә күчерү өчен түгел”
Шәһәрлеләр сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе Рафаэль Шәвәлиев адаптив спорт үсеше өчен кайбер чаралар тәкъдим итте. Аерым алганда, ул инфраструктурада хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар булу-булмавына игътибар итәргә һәм адаптив спорт үсеше буенча шәһәр программасын тикшерергә кирәклеге хакында әйтте.
“Забота” иҗтимагый оешмасы президенты Надежда Титова “Елның иң яхшы тренеры” дигән премия булдырырга, шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга бу эштә булышлык итәргә чакырды.
Казан Мэры инвалидларны мөмкин кадәр күбрәк спортка җәлеп итү өчен махсус программа кирәклеге белән ризалашты. Ул билгеләп үткәнчә, Универсиада, йөзү, футбол буенча дөнья чемпионатлары мираслары – спорт белән шөгыльләнүче шәһәрлеләр санын арттыра, бүгенге көндә алар саны 42% артты.
“Кызганычка каршы, инвалидлар арасында мондый саннар юк. Бу күрсәткечләр Казанның әлеге юнәлештә лидерлар арасында булмавы хакында сөйли. Без моның сәбәпләрен ачыкларга тиеш”, - диде И.Метшин. Ул өстәгәнчә, моңа, нигездә, ике сәбәп бар: беренчедән, муниципаль учреждениеләрне материаль нигезләрен яңартып бетерергә, икенчедән, хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә ведомствоара килешмәүчәнлекне бетерергә кирәк.
Мэр Координацион совет булдыру һәм махсус программа әзерләү фикерләрен хуплады. “Без бар көчебезне куярга, инвалидларга тулы канлы тормыш алып барырга, алар сәламәтлеген яхшырту өстендә эшләргә тиешбез. Спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүчеләр саны безнең эшебез нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече булып тора”, - диде И.Метшин. Ул депутатларны, районнар башлыкларын һәм Башкарма комитет хезмәткәрләрен юл картасын булдырырга һәм расларга, координацион совет булдыру өстендә актив эшләргә кушты. И.Метшин шулай ук иҗтимагый берләшмәләр вәкилләренә һәм хакимият органнарына адаптив спорт үсешенә булышлык итәргә омтылганнары өчен рәхмәтен белдерде.