2019-2025 елларга программага 518 фатирлы 51 авария хәлендәге йорт кертелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Алена Мирошниченко). Авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү буенча муниципаль программага быел Базар, Бирюзовая, Задонская һәм Колыма урамнарында урнашкан биш йорт керде. Биредә яшәүче 94 гаиләнең 80-е яңа фатирлардан ачкычлар алган инде. Бүген программаны тормышка ашыру барышы турында Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов сөйләде. Киңәшмәне шәһәр Мэры Илсур Метшин уздырды.
И.Метшин ассызыклаганча, пандемиягә карамастан, программа буенча эш туктамаган. «Без үзебезгә алган барлык йөкләмәләрне үтәүне дәвам итәбез. Агымдагы елга билгеләнгән планнарны үтәргә тырышабыз. Шул исәптән бу өстенлекле программаларның берсенә – Казанда авария хәлендәге фондтан күчерүгә дә кагыла. Федераль үзәк тә үз йөкләмәләрен үтәде, төзелешне туктатмаган төзүчеләребез дә, муниципалитет исеменнән без дә, әлеге программаның төп операторы буларак, проектны тормышка ашыра алабыз», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Ренат Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, 2019-2025 елларга программага 518 фатирлы 51 авария хәлендәге йорт кертелгән, аларда 1447 кеше яши. Программаны финанслауның гомуми күләме 888 млн сум тәшкил итә. Программа алты этапта тормышка ашырылачак. 2019 елда 16 авария хәлендәге йорт күчерелгән – 55 гаилә яңа фатирларга күчкән, суд карары буенча бер гаиләгә авария хәлендәге торак өчен компенсация түләнгән. «Параллель рәвештә 2021 елгы программа буенча эш алып барабыз – безгә 9 авария хәлендәге йортны күчерергә кирәк. Федераль бюджет әлеге проектны өстенлекле буларак дәвам итәр һәм без авария хәлендәге торактан күчерү программасын тулысынча тәмамларбыз, дип ышанабыз», – диде И.Метшин.
«Агымдагы елда Базар, Бирюзовая, Задонская һәм Колыма урамнарында урнашкан авария хәлендәге биш йорттан халыкны күчерү каралган, аларда 271 кеше яши. Бу биналарның уртача физик тузуы 62% тәшкил итә», – дип сөйләде Р.Шәмсетдинов. Базар һәм Бирюзовая урамнары буенча урнашкан йортларга карата судларның яллаучыларны күчерү һәм милекчеләргә карата чаралар күрү турындагы карарлары бар. Бу максатлар өчен 144 млн 600 мең сумлык 94 яңа фатир сатып алынган. 80 гаилә яңа торактан ачкычлар алган инде, баш тарткан ике гаиләне күчерү суд тәртибендә гамәлгә ашырылачак, дип билгеләп үтте Торак сәясәте идарәсе башлыгы.
Р.Шәмсетдинов сүзләренчә, йортларда яшәүчеләргә авария хәлендәге торактагы кебек үк бүлмәләр саны булган яңа фатирлар тапшырыла. Моннан тыш, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән авария хәлендәге торактан зуррак квадрат метрлар гражданнарга бернинди өстәмә түләүсез бирелә. 2019 елда мондый арттыру уртача 53% тәшкил иткән, 2020 елда – 33%.
2013-2017 елларга алдан кабул ителгән программа кысаларында гомуми суммасы 1,6 млрд сумга 89 күпфатирлы авария хәлендәге йорт күчерелгән. Ул вакытта 2012 елның 1-нче гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган йортлар күчерелгән. Шул рәвешле меңнән артык Казан гаиләсе үзләренең торак шартларын бушлай яхшырткан.
«Кызганычка каршы, бу авария хәлендәге йортлар – Казанда күчерелергә тиешле соңгы йортлар түгел. 2017 елның гыйнварыннан җимерергә яисә реконструкцияләргә кирәк булган 44 авария хәлендәге йорт ачыкланды, шуларның 598 торак урынын күчерергә кирәк. Без авария хәлендәге торактан күчерү буенча федераль программаны дәвам итәчәкбез, ул шәһәр халкы өчен зур әһәмияткә ия», - дип билгеләп үтте Р.Шәмсетдинов.
«Быел күченергә ниятләгән гаиләләрнең күбесе яңа төзекләндерелгән торактан ачкычлар алган инде. Бүгенге көндә авария хәлендәге йортларда Дәүләт торак фонды фатирларын сатып алу процессы тәмамланганга күрә, калган 12 гаиләгә дә күчерүне озак көтәргә туры килмәс дип өметләнәбез», – дип йомгаклады Илсур Метшин.