Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.07.2020, 11:48

И.Метшин: «Без сәламәтлегебезне сакларга гына түгел, килеп туган хәлдә тулы канлы тормыш алып барырга һәм эшләргә өйрәнәбез»

Коронавирус пандемиясенә карамастан, Казанда торак фонды һәм социаль инфраструктураны төзү һәм яңарту дәвам итә, дип билгеләде Мэр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Ксения Швецова). Коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында бөтен дөньяда барлыкка килгән катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, Казан үсешен дәвам итә - шәһәрдә йортлар һәм социаль объектлар төзелә һәм капиталь ремонтлана, инфраструктура үсә. Татарстан башкаласы халык саны буенча Россиянең иң эре шәһәрләре бишлегенә керде, шуңа күрә шәһәр үсешен дәвам итәргә кирәк, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында.

«Бүгенге вәзгыять безнең никадәр көчле булуыбызны һәм кешенең җайлашу сәләте никадәр көчле булуын ачык күрсәтә. Без сәламәтлегебезне сакларга ияләшеп һәм тиз арада өйрәнәеп кенә калмыйбыз, шулай ук килеп туган хәлдә тулы канлы тормыш алып барырга һәм эшләргә өйрәнәбез, - диде И.Метшин. - Без күп эшлибез, күп фатирлы йортлар, социаль объектлар - балалар бакчалары, мәктәпләр төзибез, объектларга капиталь ремонт ясыйбыз».

Быел Казанда парталар артына укучылар рекордлы санда утырачак - 186 мең бала, дип искәртте шәһәр башлыгы. «Шәһәрнең меңьеллыгыннан соң безнең шәһәрдә мәктәп укучылары саны 100 мең кешедән артып китте, һәм бу безнең өчен күп иде. Ә бүген, тиздән бездә 186 мең укучы булачагын аңлап, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм балалар һәм яшьләр өчен башка социаль объектлар төзү буенча планнар һәм фаразлар төзибез», - дип өстәде И.Метшин. Ул ассызыклаганча, Казан кебек тиз үсә торган шәһәрдә, хәтта катлаулы эпидемиологик вәзгыятьтә дә төзелеш темпларын саклау аның барлык халкы өчен аерым әһәмияткә ия.

Санитар-эпидемиологик вәзгыять турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте. Ул 5-нче июльгә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә 681 мең коронавирус инфекциясе очрагы, шул исәптән Татарстанда - 4749 очрак, Казанда - 2384 лаборатор расланган очрак ачыкланганын искәртте.

Россиядә пандемиянең бөтен чорында COVID-19-дан 10 мең 161 үлем очрагы теркәлгән, Татарстанда - 18 очрак, дүрт һәлак булучы - Казаннан. Россиядә 450 мең 750 кеше, Татарстанда - 3589 кеше, Казанда - 1891 кеше савыкты.

Санатор-курорт учреждениеләре эшен оештыру буенча методик тәкъдимнәргә коронавирус таралу куркынычы саклану шартларында үзгәрешләр кертелде, дип искәртте В.Жаворонков. «Хәзер персоналны һәм ял итүчеләрне COVID-19-га лаборатор тикшеренүләр планлы тәртиптә үткәрелми. Тестларны төбәктә катлауланган эпидемиологик хәл күзәтелгән очракта яки әлеге учреждениедә коронавирус инфекциясе учагы барлыкка килгәндә эпидемиологик күрсәткечләр буенча эшлиләр», - диде спикер.

Шулай ук санитария кагыйдәләре нигезендә, балалар һәм яшьләр өчен гомуми белем бирү оешмалары һәм социаль инфраструктураның башка объектлары персоналы, эпидемиологик хәлнең катлаулылыгына бәйле рәвештә, субъектның баш санитария табибы карары буенча планлы тәртиптә инфекциягә лаборатор тикшерү узарга тиеш.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр элеккечә үзизоляция режимын үтәргә тиеш.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 06.07.2020
Видеорепортаж
06.07.2020 11:49
Пандемия чорында Казанда 1891 кеше сәламәтләнгән
Барлык яңалыклар