Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2021, 21:45

И.Метшин: «Без Казанның инклюзив мәгариф өлкәсендә дөнья стандартларына җавап бирүен телибез»

Киләсе ел башында Яңа Савин районының 49-нчы номерлы мәктәбе базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ял итү үзәге ачу планлаштырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь, Алинә Бережная). Киләсе ел башында Казанның Яңа Савин районындагы 49-нчы номерлы мәктәп базасында инклюзив үзәк ачылуга әзерләнәләр – иҗади, ял һәм уку үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар шөгыльләнә алачак. Учреждениенең ачылуы турында бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Эфир» телеканалында «Тема» программасында игълан итте.

Шәһәр башлыгы мондый үзәкне ачу идеясенең үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләр белән очрашудан соң барлыкка килүен искә төшерде. «Инде җиһазлар кайта, яңа елдан соң ачылачак», – дип хәбәр итте Илсур Метшин. Анда уку инклюзив белем бирү принцибы буенча төзеләчәк. Слесарьлык һәм агач эше, робототехника һәм чүлмәк ясау һөнәре белән мәктәп укучылар да, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән укучылар да шөгыльләнә алачак.

Шулай ук 49-нчы номерлы мәктәп базасында спорт комплексы төзү планлаштырыла, дип хәбәр итте Илсур Метшин. «Безнең планнар зурдан, без мәктәп территориясендә футбол мәйданчыгы, йөгерү юллары һәм тиешле җиһазлар булган спорт комплексы төзергә җыенабыз», – дип сөйләде шәһәр башлыгы. Илсур Метшин Киров районында «Ярдәм» мәчете янында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт комплексы төзелеше тәмамланып килә, дип искә төшерде. Спорт үзәгендә фехтование, бочче, баскетбол, волейбол һәм көрәш буенча тренировкалар өчен шартлар тудырылачак. Идел буе районында шундый ук спорт учреждениесе 78-нче номерлы лицей янында барлыкка киләчәк.

Мэр мөмкинлекләре чикле балалар үзләрен мөмкин кадәр уңайлы хис итәргә тиеш, моның өчен шәһәрдә шартлар тудырырга кирәк, дип ассызыклады. «Казанда сәламәтлек үзенчәлекләре булган 5 мең 300 бала исәпләнә, аларның 2 меңе мәктәпләрдә белем ала, алар өчен социальләшү мөһим», – дип билгеләде Илсур Метшин. Ул ассызыклаганча, шәһәрдә инде 15 спорт комплексы сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен яраклаштырылган. «Әмма җиһазлардан тыш, педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә тора. Бу – без аерым игътибар бирә торган киләсе этап. Без Казанның инклюзив белем бирү өлкәсендә дөнья стандартларына җавап бирүен телибез», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

Барлык яңалыклар