Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2021, 13:38

И.Метшин: «Без гаджетлардан аерылырга һәм балаларның киләчәге өчен уртак җаваплылык тоярга тиеш»

Социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр белән шәхси эш дәвам иттерелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казанда 275 меңнән артык бала яши. Шәһәрдә алар өчен социаль инфраструктураны үстерүгә һәм камилләштерүгә зур игътибар бирелә. Шәһәр хакимияте системалы рәвештә шөгыльләнә торган әлеге бурычлар белән беррәттән, халык белән бергә хәл итәргә мөмкин булган мәсьәләләр дә бар, дип билгеләп үтте бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.

«Казан – яшь шәһәр. Соңгы 10 елда балалар саны бик тиз арта. Балалар өчен шәһәр инфраструктурасын камилләштерү тиз темплар белән бара. Финанслауның гомуми күләме буенча моны Казандагы юл төзелеше белән чагыштырырга мөмкин, ул миллиардлар белән исәпләнә», – диде бүген Казан Мэры Илсур Метшин.

Казанда 337 балалар бакчасы, 191 мәктәп, 8 балалар поликлиникасы, 4 балалар хастаханәсе, 48 өстәмә белем бирү учреждениесе, 2183 спорт корылмасы, 56 яшүсмерләр клубы, 10 шәһәр читендәге лагерь эшли.

Авыр тормыш хәлендә булган балаларны социаль адаптацияләү мәсьәләләре аерым контрольдә тора. Казанның 840 яшүсмере эчке эшләр органнарында профилактик исәптә тора. «Һичшиксез, кемдер 275 мең балалар саны фонында бу диңгездәге тамчы, дип әйтә ала. Әмма бу – ата-аналарның төрле социаль шартларда яшәүләре аркасында, юллар чатында торган балалар, кечкенә шәһәрлеләрнең язмышлары, – диде Илсур Метшин. – Бу балалар безнең арада, безнең шәһәрдә яши, һәм бары тик бергәләп кенә без аларга дөрес юл сайларга ярдәм итә алабыз. Без гаджетлардан аерылырга һәм балаларның киләчәге өчен җаваплылыкны бүлешергә тиеш, шул исәптән әти-әниләре тәрбия функцияләрен үтәмәүчеләр өчен дә. Бары тик шул вакытта гына без имин шәһәрдә яши һәм лаеклы буын тәрбияли алабыз».

Бүген Казанда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча 4 район комиссиясе эшли, алар составына наркологлар һәм хокук саклау органнары вәкилләре керә, дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Ул шәһәрдә 447 җәмәгать тәрбиячесе эшләвен, аларның һәркайсы балигъ булмаганнарга беркетелүен, шул исәптән 55 тәрбияче бу эшкә 2021 елда кушылганын сөйләде. «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән индивидуаль эш оештыру мәсьәләләре – балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Мондый гаиләләрне иртәрәк ачыклау процессы тизләтелде. Бу 421 гаилә, анда 834 бала яши», – дип билгеләп үтте ул.

Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, мондый индивидуаль программа кысаларында ата-аналарны алкогольле бәйлелектән дәвалау оештырыла, пенсияләр, социаль пособиеләр рәсмиләштерелә, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә, балигъ булмаганнарга ял һәм сәламәтләндерү оештырыла. Әйтик, быел җәй шәһәр читендәге лагерьларга 1065 бала бушлай юлламалар алачак. Моннан тыш, мондый гаиләләргә кием-салым һәм азык-төлек белән дә булышалар.

«Мәшгульлек үзәкләре 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча хезмәт күрсәтәләр. 2021 елның беренче кварталында 168 яшүсмер эшкә урнаштырылды, алар укудан буш вакытларында эшләделәр», – дип сөйләде Г.Сәгыйтова. Аның сүзләренә караганда, бу очракта балигъ булмаганнарга матди ярдәм күрсәтү эшсезлек буенча пособиенең бер ярым тапкыр минималь күләменә тигез – 2250 сум күләмендә билгеләнә.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шулай ук хәзерге вакытта Казанда опекага бирелгән 1320 ятим бала яшәвен, шул исәптән 88 балигъ булмаган бала быел опекага тапшырылуын билгеләп үтте. Инвалид балалар да өстәмә игътибарга мохтаҗ. Казанның өч мәктәбендә инклюзив белем ала торган класслар бар, ә 320 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә махсус төркемнәр эшли. Соңгы 5 елда шәһәрнең балалар бакчаларында 26 компенсацияләүче махсус төркем ачылды.

Г.Сәгыйтова сүзләренә караганда, балаларга ярдәмгә «Игелекле Казан» шәһәр проекты үз өлешен кертә. «Яхшылык Mail.Ru» проекты битендә бүген Казанның 10 фондының проектлары урнаштырылган, аларның күбесе аналык һәм балачакны яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә 15 млн. сумнан артык акча җыелган. Хәзерге вакытта дүрт фондның 6 проекты буенча җыю бара.

«Яшьтәшләренә балалар үзләре дә мәктәп игелек ярминкәләре үткәрү нәтиҗәсендә ярдәм итәләр. Без бу практиканы балаларда мәрхәмәтлек һәм хәлгә керүне тәрбияләүнең мөһим өлеше дип саныйбыз һәм аны яңадан торгызырга планлаштырабыз», - дип нәтиҗә ясады спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 31.05.2021
Видеорепортаж
31.05.2021 12:50
Казанда Балаларны яклау көне уңаеннан 100-дән артык чара узачак
Барлык яңалыклар