Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.06.2025, 09:01

И.Метшин: «Без – зур гаилә, һәм безнең һәрберебез илебезнең үсешенә өлеш кертә»

Шәһәр мэры казанлыларны Россия көне белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын һәм кунакларны Россия көне белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар!

Чын күңелдән Сезне Россия көне белән котлыйм! 12 июнь – Россияне яраткан, аның данлы тарихы, бай гореф-гадәтләре һәм казанышлары белән хаклы рәвештә горурланучы һәркем өчен истәлекле дата. Бу бәйрәм игелек һәм гаделлек идеаллары, гомумкешелек кыйммәтләрен яклау идеясе белән берләшкән халыкларның азатлыгын һәм татулыгын гәүдәләндерә.

Ул төрле милләт кешеләрен Ватанны үз мәнфәгатьләрен нык һәм эзлекле яклый алырлык көчле дәүләт итү омтылышында берләштерә. Күпмилләтле Казан — Ватанга тугрылык саклаучы инициативалы һәм талантлы кешеләрнең бердәмлегенең ачык мисалы.

Без — зур гаилә, һәм безнең һәрберебез илебезнең үсешенә өлеш кертә, технологияләрне үстерә һәм яраткан шәһәребездә тормышны яхшырта, ата-бабаларыбызның хәтерен саклап калу һәм киләчәк буыннарга бай һәм ышанычлы Россияне тапшыру өчен барысын да эшли. Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән бәхет, игелек һәм иминлек телим! Бу бөтенхалык бәйрәме атмосферасы сезгә энергия һәм илһам бирсен. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим!», – диелә котлауда.
Барлык яңалыклар